Бөгелмәлеләр хаҗ сәфәренә чыга
Сәҗдә

Бөгелмәлеләр хаҗ сәфәренә чыга

Хаҗга баручыларның квотасы үзгәрешсез калды

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов быел изге Мәккә җиренә барырга җыенучылар белән очрашу уздырды һәм үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде, киңәшләрен бирде. Булачак хаҗилар ерак сәфәргә “ДУМ РТ ХАДЖ” операторы ярдәмендә барачаклар. 

​Россия Хаҗ миссиясе тарафыннан, хаҗга баручылар квотасын төбәк мөфтиятләре арасында бүлү нәтиҗәсендә, 2019 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә 1 800 урын бүлеп бирелде. “ДУМ РТ Хадж”ның Татарстандагы рәсми хаҗ-операторы программасы буенча изге Мәккә һәм Мәдинә җирен быел нәкъ шул кадәр татарстанлы зиярәт кылачак. 

Узган ел белән чагыштырганда, гомумроссия квотасы үзгәрешсез калды һәм ул 20 500 кеше тәшкил итә.