Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Бөгелмәдә беренче Ислам викторинасы

11 апрель көнне Татар мәдәният үзәгендә мәктәптә укучы балалар үзләренең Ислам дине нигезләрен ничек белүләрен тикшерделәр. Мондый викторина әлеге форматта беренче мәртәбә генә үткәрелсә дә, катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты. Анда теләгән һәркем катнаша алды, бәйге нигезләмәсе алдан хәзерләнгән иде. Сорауларны исә махсус мөгаллим-мөгаллимәләр төзегән. Аннан соң бәйге башланыр алдыннан...

11 апрель көнне Татар мәдәният үзәгендә мәктәптә укучы балалар үзләренең Ислам дине нигезләрен ничек белүләрен тикшерделәр.
Мондый викторина әлеге форматта беренче мәртәбә генә үткәрелсә дә, катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты. Анда теләгән һәркем катнаша алды, бәйге нигезләмәсе алдан хәзерләнгән иде. Сорауларны исә махсус мөгаллим-мөгаллимәләр төзегән. Аннан соң бәйге башланыр алдыннан балаларга Татарстан мөфтие урынбасары, Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерүе дә уңай тәэсир иткән булса кирәк, укучылар биремнәрне уңышлы башкарып чыгулары белән моның шулай икәнлеген расладылар.
Ислам дине нигезләре викторинасында катнашкан 42 бала арасында җиңүчеләр булып Лиана Латыйпова (9 нчы мәктәп), Айдар Гарифуллин (Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-
интернат), Нурия Хәсәнова (Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе) танылдылар, алардан аз гына калышып, II урынны Артур Сафин (4 нче мәктәп), Руслан Закиров (2 нче лицей), Наил Кондратьев (3 нче мәктәп) яуладылар, Дарина Есеева (16 нчы мәктәп), Диана Белалова (Кодаш мәктәбе), Алмазия Сибагатуллина (Карабаш 2 нче мәктәбе), Айгөл Хәмидуллина (11 нче мәктәп) - III урында, Таллы Бүләк авылыннан Һава Кутепова, тамашачы мәхәббәтен яулап, махсус бүләккә ия булды. Хәер, бәйгедә катнашучы укучыларның берсе генә дә нәүмиз булып калмады, һәммәсенә истәлеккә, ә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләрне Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин тапшырды. Әлеге матур башлангыч киләсе елда да дәвам итәр, озын гомерле булыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса