Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Бөгелмәдә балалар арасында «Коръән көне» бәйгесе узды

Конкурсантлар Изге Коръән сүрәләрен яттан сөйләделәр һәм Аллаһ китабын дөрес һәм матур итеп укуда ярыштылар.

24 гыйнвар көнне Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәтенең «Ирхәм» мәчетендә балалар арасында «Коръән көне» бәйгесе узды. Чара Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзе белән башланып китте.

Рамил хәзрәт Изге Коръәнне өйрәнүнең кыйммәтләре турында искә төшерде.

Бәйгедә кырыктан артык кеше катнашты, иң кечкенәсенә – 3 яшь, ә иң өлкәненә 16 яшь иде.

Конкурсантларның чыгышын шәһәр мәчетләре имамнары һәм мәчет каршындагы курслар укытучылары катнашында компетентлы жюри бәяләде. Ярышлар өч яшь категориясендә узды. Конкурсантлар Изге Коръән сүрәләрен яттан сөйләделәр һәм Аллаһ китабын дөрес һәм матур итеп укуда ярыштылар. Чара дәвамында балалар өчен кызыклы уеннар һәм Коръән буенча викторина оештырылды.

Җиңүчеләрне һәм конкурста катнашучыларны кыйммәтле призлар һәм бүләкләр белән бүләкләгәннән соң, аларның барысын да чәй өстәленә чакырдылар.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте “Ирхәм” мәчете активына һәм бәйгедә катнашучыларның барысына да конкурсны оештырган һәм катнашкан өчен рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса