Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә татар теле буенча ачык дәрес узды

23 декабрьдә Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә ТР Диния Нәзарәте ҮДО Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган «Без – татарлар» курсларында шөгыльләнүчеләр өчен ачык дәрес узды.

Дәрес Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул дәрестә катнашучыларга «Хозур» нәшрият йортында басылган «Ислам дине нигезләре» дигән китаплар бүләк итте. Әлеге хезмәт гакыйдә, фикх, әхлак, Ислам тарихы бүлекләреннән тора.  Китап гади, аңлаешлы тел белән язылган, һәр тема тәфсилләп ачылган. Дәрес интерактив формада, проектор кулланып үткәрелде.  Мөгаллимә башта татар телен өйрәнүчеләргә кыска метражлы видео күрсәтте, анда башлангыч сыйныф укучылары татар телендә шигырь сөйлиләр. Дәрес барышында тыңлаучылар фигыльләрне төрләндерү күнегүләре эшләделәр, сүзләрдә килеш кушымчаларын кабатладылар.

Шунысы сөенечле, менә өч ел инде Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар оештыра. Быел түләүсез андый курслар шәһәрнең ике мәчетендә эшли: дүшәмбе һәм дәресләр – Үзәк мәчеттә, ә сишәмбе һәм җомга көнне «Ирхәм» мәчетендә уза.

Татар теле дәресләренә, ничә яшьтә һәм нинди милләттән булуына карамастан, теләгән һәр кеше йөри ала. Дәресләр 18 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
;