Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте барлык теләүчеләрне “1 көндә намазга өйрәнү дәресе” курсларына чакыра

Беренче кереш дәрес 27 февраль көнне сәгать 10.00да Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә түбәндәге адрес буенча узачак: Кызыл бистә урамы, 68нче йорт.

Барлык теләүчеләр 1 көндә намазга өйрәнү дәресе курсларында катнаша ала. Кыска вакытлы курслар намаз уку күнекмәләрен һәм Ислам нигезләрен тиз һәм нәтиҗәле рәвештә үзләштерү мөмкинлеген бирә. 1 көндә намазга өйрәнү дәресе Ислам кануннарын үтәп яши башларга теләгән кешеләргә юнәлтелә.

Үзәк мәчет имамнары һәм мәчет каршындагы курслар мөгәлимнәре 1 көндә намазга өйрәнү дәресе проектында катнашучыларны намаз уку тәртибе һәм Ислам диненең төп төшенчәләре белән таныштырачаклар, шулай ук аларга Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сгв) тормышы, Исламда рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләр, хаҗ кылу һәм ураза тоту кагыйдәләре турында сөйләячәкләр. 

Дәресләр һәр айның соңгы шимбәсендә сәгать 10нан 12гә кадәр, Кызыл бистә урамы, 68нче йорт адресы буенча урнашкан Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә узачак. Барлык дәресләр дә бушлай, укыту исә татар һәм рус телләрендә алып барылачак. 

Беренче кереш дәрес 27 февраль көнне сәгать 10.00да Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә түбәндәге адрес буенча узачак: Кызыл бистә урамы, 68нче йорт.

Белешмәләр өчен телефон: 8-939-736-14-61.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса