Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Бөгелмә шәһәре өчен август аена намаз вакытлары

Мәчетләрегезне күп итеп салыгыз, шәһәрләрегезне мактанырлык итеп төзегез.

Хәдисләр:

Ике – бердән, өч – икедән, дүрт өчтән хәерлерәк, шуңа күрә сезгә бергә туплану тиеш, югыйсә, Аллаһы Тәгалә тугры юлдан чыккан өммәтемне бер урынга тупламас.

Иң күркәм иман – сабырлык вә юмартлык.

Ире – хатынына, хатыны иренә генә карап торса, Аллаһы Тәгалә аларның икесенә дә рәхмәт белән карар...

Ислам – күз алдында, иман – күңел түрендә.

Йортына кунак төшермәгән халык – нинди начар халык!

Яхшылык искерми, гөнаһ онытылмый, Аллаһы Тәгалә үлми – үзең теләгәнчә гамәл ит...

Өйләнешегез, ишәегез, чөнки мин Кыямәт көнне сез өммәтем белән мактаначакмын.

Бер-берегезгә бүләкләр бирешегез – бүләк якынлыкны икеләтә арттыра һәм күңелгә кереп оялаган явызлыкны чыгарып ташлый.

Бөекләр белән бергә утырыгыз, галимнәргә сораулар бирегез, зирәкләрне очратыгыз.

Ярату – үзеңне сукыр вә чукрак итү.

Күркәм фикер – күркәм гыйбадәтнең бер төре.

Өлкәннәргә охшаган яшьләр хәерле булыр, яшьләргә охшаган өлкәннәр яман булыр.

Сүздә кыска булырга кушылды миңа, чөнки кыска сүз – үзе бер изгелек.

Көрәштә җиңгән батыр – батыр түгел, бәлки ачуы чыкканда үзенә хуҗа була алган кеше – батыр.

Ирләргә хатын-кызлардан да зарарлырак фетнә калдырмам.

Исламны саранлык юк итә.

Яхшы иптәш хушбуй сатучы кебек: хушбуйларын бирмәсә дә, сиңа исе сеңгән булыр.

Халык белән җитәкчелек итә белү дә – сәдака.

Үз кул астындагы халык арасында түрәләрнең сәүдә итүе – хыянәт белән бертуган.

Мәчетләр белән мактанышу – соңгы сәгать җитү галәмәте. Килер шундый заман: Исламның исеме белән Коръәннең язуы гына калыр, мәчетләр бизәкле, күңелләр җимерек булыр.

Кем безгә кылыч күтәрә, шул безнең кеше түгел.

Булдыксызга эш тапшырсаң, хыянәт кубасын көт тә тор.

Кытайга барып булса да белем алыгыз, чөнки белемгә өйрәнү һәр мөселман өчен фарыз.

Тауның юкка чыгуын ишетсәгез – ышаныгыз, холык юкка чыгуын ишетсәгез – ышанмагыз, ул бары яратылыш хәленә генә күчкән.

Берәүнең, халык һәлак булды, дигәнен ишетсәң, шул үзе аны һәлак иткән булыр.

Кунак сыйлау – өч көн, өчтән артса – сәдака.

Хатын-кыз кәкре кабыргадан яратылган, турайтмакчы булсаң – сындырырсың...

Вәгъдә – иман.

Бер сәгать белем алу төннәрен гыйбадәт кылудан, бер көн белем алу өч ай ураза тотудан хәерлерәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса