Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Бөгелмә шәһәр өчен ноябрь аена намаз вакытлары

Хәдисләр.

“Мин кешеләрне һәм җеннәрне Үземә генә гыйбадәт кылсыннар өчен бар иттем”. (“Зәрият” сүрәсе, 56нчы аять).

 

“...Дөреслектә, намаз мөэминнәргә үз вакытында үтәлә торган гыйбадәт итеп куелды”. (“Ниса” сүрәсе, 103нче аять)

 

“Әй кешеләр, Аллаһның рәхмәтенә ирешү өчен намазны үтәгез, зәкәт бирегез һәм Аллаһның илчесенә буйсыныгыз!” (“Нур” сүрәсе, 56нчы аять).

 

 “Ислам биш нәрсәгә нигезләнә: Аллаһтан башка гыйбадәткә (табынуга, буйсынуга) лаеклы бернинди затлар юк һәм Мөхәммәд Аллаһның илчесе дип шәһадәт итүгә, намаз уку, зәкәт түләү, Рамазан аенда ураза тоту һәм хаҗ кылуга”. (Әл-Бохари, Мөслим).

 

“Сезнең һәрберегез намазында турыдан-туры үз Раббысы белән сөйләшә. Ә Раббысы (Аллаһ) намаз укучы белән кыйбла арасында”. (Әл-Бохари, Мөслим).

 

“Балагызга җиде яшь тулуга, намаз укырга кушыгыз. Ә инде ун яшь тулгач укымаса, җиңелчә генә сугыгыз һәм аларны йокларга аерым салыгыз”. (Әбү Давыт).

 

“Кыямәт көнендә кешедән иң беренче намазы соралыр. Әгәр дә кеше дөньялыкта намазын дөрес итеп, камил рәвештә укыган булса, аның башка гамәлләре (эшләре) дә дөрес булыр. Ә инде намазы бозык булса, башка гамәлләре дә юк булыр”. (Әт-Тәбарани).

 

“Әгәр кеше, дөрес итеп тәһарәт алып, шартына китереп намазын укыса, шушы укыла торган һәм алда укылачак ике намаз арасындагы гөнаһлары ярлыканыр”. (әл-Бохари, Мөслим).

 

Аллаһның илчесе әйткән: “Сез ничек уйлыйсыз, әгәр берәрегезнең өе алдыннан елга акса һәм ул көненә биш мәртәбә шунда юынса, ул кешедә нинди дә булса пычрак калыр идеме?”

Кешеләр: “Юк, бернинди пычрак та калмас иде”, – дип җавап биргәннәр.

Шунда Пәйгамбәребез әйткән: “Нәкъ менә шулай  Аллаһ сезне биш вакыт намаз белән гөнаһлардан арындыра”. (Әл-Бохари, Мөслим).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса