Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәҗдә

Бөгелмә мөхтәсибәтендә балалар арасында “Туган тел көне”н үткәрделәр

Бәйрәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.

28нче февральдә, раҗәб аеның 16нчы көнендә, Бөгелмә мөхтәсибәтенең “Подлесный” бистәсе мәчетендә “Туган тел көне” дип исемләнгән балалар бәйрәме узды.

Бәйрәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.

Әлеге чарада Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, мәчет имамнары, мәхәллә халкы катнашты.

Олылар һәм балалар киез итекләрдә хоккей уйнадылар, спорт эстафеталарында көч сынаштылар. Кызлар өчен милли ризыклар бәйгесе оештырылды. Шулай ук теләге булган һәр кеше “Минем динем Ислам” викторинасында катнаша алды. Чара ахырында шигырьләр бәйгесе узды.

Барлык катнашучыларга “Татарча әлифба” һәм бүләкләр тапшырылды. Шигъри формада татар хәрефләрен истә калдырырга ярдәм итүче әлифба гаиләдә туган телдә сөйләшү кирәклеген искә төшерәчәк, туган телгә мәхәббәт тәрбияләячәк.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте бәйрәм оештырганы өчен “Подлесный” бистәсе мәчете активына рәхмәтләрен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса