Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәҗдә

Бөгелмә мөхтәсибәте “гошер сәдакасы” җыя башлау турында игьлан итә

“Гошер – сәдаканың аерым бер төре ул, мөселманннар сезон дәвамында алган уңышның уннан бер өлешен мохтаҗларга бирә.

Гошер сәдаканың мәҗбүрилегенә сәбәп шул: уңыш, нинди генә булса да, һава шартларына бәйле рәвештә, Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән нигьмәт булып тора,” – дип аңлатты Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов.

Алланың ризалыгына ирешү һәм киләсе ел уңышына өметне тәэмин итү өчен, Аның ихтыярына буйсынып, изге Корьәндә әйтеләнчә, гошер (дисәтинә) бирү кирәк. “Ул җимешләрне, өлгергәч, ашагыз, урак көнне ( шул исәптән, яшелчә һәм җимеш җыйган көнне) тиешлесен бирегез. Хакыйкатьтә Ул исрафчылыкны яратмый”. ( “Әл-Әнгам” сүрәсе, 14 нче аять).

Шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: “Күкләрдән һәм чыганаклардан сугарылган, ә тагын тамырларыннан тукланганнан (ягьни кеше катнашыннан башка үскәннән) – уннан бер өлеше, ә кеше үзе сугарып үстергәннән – уннан беренең яртысы тиеш”.

Әлеге аятьләр һәм хәдис ярлылар, хәерчеләр, ятимнәр,  зәгыйфьләр файдасына гошер бирелергә тиешлекне аңлата. Җирдә үскән бар нәрсәдән дә: җимешләр, яшелчәләр, тамыразык, бөртекле культуралар һәм хәтта балдан да сәдака бирелә.

Шунысы игьтибарга лаек, революциягә кадәр татар-мөселманнарда гошер сәдакасы җыю гадәти хәл булган. Ә совет заманында аны Уңыш бәйрәмнәре алыштырган.Хәзер исә бу хәйрия чарасы әкренләп мөселманнар тормышына кире кайта башлады. Мөселманнар яшелчә-җимешләрне: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, алма, сливалар, ә тагын кышка әзерләгән тозланмалар, кайнатмаларны мәчетләргә күпләп алып киләләр.

Җыелган нигьмәтләр хәйрия максатларында кулланыла – мохтаҗларга, мәдрәсәләрдә укучы шәкертләргә тапшырыла, шулай ук хәйрия чаралары уздыруга тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса