Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Полиция кисәтә: мошенниклар банкның кайнар линияләреннән шылтырата.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенең кизү частенә 61 яшьлек бөгелмәле мошенниклардан зыян күрүе турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Мөрәҗәгать итүче телефон аша билгесез берәүнең шылтыратып, банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыруын әйтә. Ул шылтыраткан номер, чыннан да, банк номерыныкы булган.

Ир кеше зыян күрүченең счетыннан акча урларга маташулары турында хәбәр итә. Ул банкка барып, барлык акчаларын алырга, тик бу хакта банк хезмәткәрләренә әйтеп торырга кирәкми, чөнки угры нәкъ менә алар арасында дип ышандыра.

Билгесез кешенең сүзләрнең хаклыгына шикләнмичә, зыян күрүче акчаны кулга ала һәм мошенниклар күрсәткән счетларга 523 мең сум акча күчерә. Барлык операцияләр барышында мошенниклар  элемтәдә тора. Банкның ялган хезмәткәре әлеге иргә барлык акчаларның да икенче көнне үк үз счетына әйләнеп кайтачагына ышандыра. Әмма соңрак барлык телефоннар да инде сүндереп куелган була.

ТР Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә: банк картасы белән шикле операцияләр турында бары тик мошенниклар гына шылтырата һәм хәбәр итә ала. Чын банк хезмәткәрләре беркайчан да кеартадан акча алыну турында хәбәр итмиләр, картаның сер итеп саклана торган мәгълүматларын:  номерларын, куркынычсызлык кодларын һәм цифрлы кодларны сорамыйлар. Әгәр сездән шундый мәгълүмат таләп итә башлыйлар икән, сөйләшүне шунда ук туктатырга кирәк. Шулай да күңелегездә шик калса, банкның кайнар линиясенә шылтыратырга һәм барысы да тәртиптә булуын тикшерергә кирәк. Хис-тойгыларга бирешмәү, алдакчы-угрылардан саклану һәм акчагызны саклап калу өчен акыл белән эш итәргә кирәк.

 Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса