Бәйге ел саен Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет белән берлектә, тәртип сакчылары тарафыннан үткәрелә.
Быел конкурста 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге 46 бала катнашты. Балалар Россиянең иң яраткан мультфильм һәм кино геройларына – эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә багышланган кул эшләнмәләре ясадылар.

Иң яхшы эшләрне сайлап алу җиңел булмады. Иң яхшылар дип түбәндәге балаларның эшләре танылды: Виктория Павлова, Кирилл Долгов; Юрий Курнатовский, Арсений Ермолаев, 7 яшь.

Конкурста җиңүчеләрнең эшләре конкурсның региональ этабында катнашу өчен ТР Эчке эшләр министрлыгына җибәрелде.

Барлык катнашучылар дипломнар алачак, ә җиңүчеләр Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге иҗтимагый советыннан бүләкләр дә алачак, дип хәбәр итә Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.