Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

«Бөгелмә ЮХИДИ» телеграм-каналында яшь әни машиналар дрифты тавышына зарланды

Яшь кешеләр, машина моторын үкертеп, балага йокларга комачаулаган.

«Бөгелмә ЮХИДИ» телеграм-каналында яшь әни машиналар дрифты тавышына зарланды. Ул, Ленин ур., 145 адресы буенча урнашкан элеккеге «Эссен» супермаркеты янындагы парковка урынында, караңгы төшкәч, яшьләр җирле халыкка үз автомобильләренең моторы тавышы белән комачаулый, дип канәгатьсезлеген белдерде.

– «Эссен»да кичә кич белән тагын яшьләр дрифтовать итте, туйдырдылар инде, машиналарының үкерүе белән йокларга ирек бирмиләр. Бала мотор үкерүеннән минут саен уяна!!! Тикшерегез», дип язган бөгелмәле.

Дрифт куркыныч машина йөртү буларак квалификацияләнә, аның өчен, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.38нче маддәсе нигезендә, биш мең сум күләмендә штраф каралган.

Элегрәк «БА» газетасында җәяүлеләр күперендә автомобиль парковкалауга карата шикаять бастырылган иде.

Исегезгә төшерәбез: https://t.me/dps_bugulma «Бөгелмә ЮХИДИ» телеграм-каналы булдырылды. Анда адекват булмаган шоферлар турында аноним рәвештә @dpsbugulma_bot ботына язарга мөмкин. Барлык хәбәрләр дә тикшереләчәк. Мөрәҗәгатьләр аноним рәвештә бастырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса