Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОМВД Бугульмы

Бөгелмә полицейскийлары «Полиция Кыш бабае» акциясендә катнаштылар

Полиция Кыш бабае балаларга татлы бүләкләр тапшырды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия «Полиция Кыш бабае» хәйрия акциясендә катнаштылар.

Тәртип сакчылары, иҗтимагый совет әгъзалары белән бергә, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балалар янына бардылар. Визитлар санитар куркынычсызлыкның барлык тиешле чараларын үтәп башкарылды.

Полиция Кыш бабае балаларга татлы бүләкләр тапшырды. Балалар кунакларга мәктәптәге уңышлар турында сөйләделәр, киләсе елга планнар белән уртаклаштылар, шигырьләр сөйләделәр.

Полиция хезмәткәрләре балаларга Яңа ел каникуллары вакытында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре турында исләренә төшерделәр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса