Юлларда ялтырап тор!
Бөгелмәдә “Юлларда күренеп йөр” дигән акция старт алды. Төрле чаоралар күрелеп торуга карамастан, юлларда җәяүлеләрнең каза күрү очраклары кимеми.
Җәяүлеләрнең юлда тапталуы – юл-транспорт вакыйгаларының иң еш очрый торган төре. Күп очракта бу хәлләр тәүлекнең караңгы вакытларында була, чөнки машина йөртүчеләргә бу вакытта юллардагы кешеләр күренми диярлек. Ә менә яктылыкны кире чагылдыра торган элементлар әлеге куркыныч вакыйгаларны бермә-бер киметергә мөмкинлек бирә.
Агымдагы елның 11 аенда Бөгелмә муниципаль районы территориясендә җәяүлелеәр катнашында 38 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 2 кешенең гомере өзелгән, 39 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, имгәнгән.
Бәрелү-тапталуларның 11 очрагы нәкъ менә караңгы вакытка туры килә. Ике очракта җәяүлеләр торак пункттан читтә һәм киемнәрендә яктылыкны чагылдыру элементсыз гына булган һәм тапталган кешеләрнең берсенең гомере өзелгән.
Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау һәм кеше гомерләрен саклап калу максатында, 10 декабрьгә кадәр “Юлларда күренеп йөр” акциясе уздырыла. Чаралар барлык белем бирү йортларында узачак. Берёзовка авылы балалар бакчасында, әти-әниләр катнашы белән андый чара узды инде. Әкият персонажы Ябалак белән бергәләп, балалар юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерделәр, яктылыкны чагылдыра торган элементлар куллануга аерым басым ясалды. Барысы да яхшырак аңлашылсын һәм үзләштерсен өчен элекке кичтә балалар, педагоглар белән бергәләп, караңгыда махсус видео да төшерделәр.
Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ пропаганда инспекторы, полиция өлкән лейтенанты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа