ЮХИДИ хәбәр итә:
Балалар да юл йөрергә өйрәнә
Кодаш авылы балалар бакчасында балаларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү буенча мавыктыргыч һәм кызыклы тематик чара узды.
Балалар кышкы чорның үзенчәлекләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның, шул исәптән, бигрәк тә яшь җәяүлеләрнең тәртибенә нинди йогынты ясавын өйрәнделәр.
Балалар, тәрбияче һәм Шыксызкөн (Непогодка) ярдәмендә (Кодаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары) “юл тозакларын” сүттеләр, яктылыкны кире чагылдыра торган элементлар куллануның юлда ничек күренеп торуына эксперименталь юл белән инандылар.
Дәресләрдән соң балаларга “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан тематик китаплар һәм яктылыкны чагылдыра торган тамгалар тапшырылды.
Г. М. ГЫЙБАДУЛЛИНА,
ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспекторы
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге
полиция лейтенанты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа