Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ышаныч һәм иминлек

Аварияләрне киметү һәм урам-юл челтәрен карап тотуны яхшырту – җирле хакимият, Бөгелмә районы структуралары һәм оешмалары хәл итә торган бурычлар.

2021 елда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе, Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Артур Гершиков тарафыннан 13 утырыш үткәрелгән, аларда конкрет чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралган. Утырышларда 85 мөрәҗәгать каралган, шуларның 28е буенча уңай карар кабул ителгән, 45е – нигезле рәвештә кире кагылган, 12 мөрәҗәгать буенча карар 2022 елга план-

лаштырылган. Барлык теркәлгән гаризалар куелган сорауларның асылы буенча каралган, мөрәҗәгать итү-челәр җаваплар алганнар.

Узган ел нәтиҗәләре буенча районның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе эше нәтиҗәле үт-кәрелде. Шәһәр юлларында җитди үзгәрешләр булды.

Бу өлкәдә комиссия тарафыннан ел саен эшләнелә торган “Бөгелмә муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру” муниципаль максатчан программасы кысаларында тормышка ашырыла. Узган ел программа буенча юл тамгалары төшерелгән, чокырларны ямау, юл билгеләрен, светофор объектларын, юл хәрәкәте күрсәткечләре алыштырылган. Бөгелмә муниципаль районының автомобиль юлларында аварияләрне киметүгә һәм хәрәкәт шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар максатчан һәм системалы рәвештә үткәрелә. Юл хәрәкәте иминлеге проблемасына комплекслы якын килү район күрсәткечләрен үстерүне дәвам итәргә мөмкинлек бирә.

 

ХЕЗМӘТЛӘРЕ ҺӘМ ЭШКӘ КЕРТКӘН ӨЛЕШЕ ӨЧЕН

Мэриядә узган киңәшмәдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә турыдан-туры катнашучы шәһәр һәм район предприятиеләре хез-мәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар. Район башлыгының Рәхмәт хатларын АҖ “Татмедиа” филиалы җитәкчесе “Бугульминская га-зета”ының баш мөхәррире Наталья Панина, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ территориаль бүлеге җитәкчесе Татьяна Баянова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторы, по-

лиция лейтенанты Сергей Пантюхин, “Бөгелмә пассажир транспорты” ҖЧҖнең мәктәп автобуслары йөртүчеләре Анатолий Астафьев һәм Валерий Крашенинников, “Дорсигнал” ҖЧҖ икътисадчысы Гөлнара Муравьева алды. Район башлыгының Мактау грамотасы белән Башкарма комитетның ТКХ, транспорт,

юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлеге баш белгече, БМР юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе секретаре Юлия Игнатьеваны бүләкләделәр.

“Бөгелмә авазы” юл-транспорт имгәнүләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны профилактикалау өлкәсендә халык белән эшләүгә зур өлеш кертә. Сайтта һәм газетаның басма битләрендә даими рәвештә “Автобан”, “Куркынычсызлык”, “Суд залыннан” рубрикалары астында материаллар чыга.

Ел саен “БА” редакциясе һәм аның журналистлары Татарстан ЮХИДИ идарәсе үткәрә торган “Ышаныч һәм иминлек” республика массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсы призерлары булалар. 2021 ел нәтиҗәләре буенча “Бөгелмә авазы” тематик материаллары белән “Юлларны саклагыз” номинациясендә беренче урынны һәм “Юллар рыцарьлары” номинациясендә икенче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса