Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь бөгелмәлеләргә – янгын сүндерүчеләр турында

Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге тарафыннан оештырылган һөнәри юнәлеш бирү акциясе кысаларында, “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Бөгелмә районының 64нче янгын сүндерү бүлегендә булдылар.

Экскурсовод роленә кергән бүлек командиры көндәлек хезмәт серләрен ачты. Балалар янгын сүндерү җиһазлары, техника, уку классы, гараж, тренировка бинасы, шулай ук әлеге һөнәр ияләренең саклагыч костюмнары белән таныштылар.

Ялкынлылар бик күп файдалы киңәшләр белделәр: янгын вакытында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре, янгынны булдырмый калу, бу турыда коткаручыга дөрес итеп шылтырату, әлеге һөнәр ияләре нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш.

Экскурсия ахырында балалар чын янгын сүндерүчеләрдән үгет-нәсыйхәт алдылар: “Әгәр дә кешеләрне коткарасың килсә, син уттан, төтеннән, физик киеренкелектән курыкмаска тиеш, шул вакытта гына ут белән көрәшче булып була!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса