Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яна Чурикова белән Андрей Малахов Татарстанга килә

Яна Чурикова һәм Андрей Малахов FIFA конфедерациясе Кубогына Казанда 26 ноябрьдә җирәбә тартачак. Россия телевидениесенең танылган алып баручылары турнирның финал расписаниесен ачыкларга ярдәм итәчәкләр, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. Җирәбә салу нәтиҗәсендә катнашучылар дүрт командадан торган ике төркемгә бүленәчәк. Ике иң әйбәт команда ярым финалларга чыгып, Казанга һәм...

Яна Чурикова һәм Андрей Малахов FIFA конфедерациясе Кубогына Казанда 26 ноябрьдә җирәбә тартачак. Россия телевидениесенең танылган алып баручылары турнирның финал расписаниесен ачыкларга ярдәм итәчәкләр, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Җирәбә салу нәтиҗәсендә катнашучылар дүрт командадан торган ике төркемгә бүленәчәк. Ике иң әйбәт команда ярым финалларга чыгып, Казанга һәм Сочига барачак. Ә финалны Санкт-Петербург кабул итәчәк. Футбол бәйрәменең иҗади өлеше «Беренче канал» белән бергә оештырылачак.

«Мин Россиядә зур футбол бәйрәменең 2017 елда башлануына бик шатмын, - дип билгеләп үткән Яна Чурикова. - Конфедерация Кубогы миңа музыкаль «хэдлайнер» кебек, футбол буенча дөнья чемпионаты кебек үк якын. Бүгенге ил чемпионнарын, иң яхшы җыелма командаларны күрү - зур бәхет. Казанда узачак җирәбә салуны түземсезлек белән көтәм - расписаниене белү белән ялымны планлаштыра башлаячакмын».

Андрей Малахов үз чиратында яңа дәрәҗәдәге алып баручы булуына сөенечен белдергән. «Яхшы футболны яхшы компаниядә стадионда карарга яратам. Шуңа конфедерация Кубогы матчына килергә тырышачакмын, планнарны Казанда ук төзи башлаячакмын. Россия җыелмасының бөтен илне сөендерәчәгенә ышанам», - дигән ул.

http://shahrikazan.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса