3 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстанда тагын бер һөнәри бәйрәм барлыкка килде
Республикада тагын бер һөнәри бәйрәм барлыкка килде. Татарстан Дәүләт Советының 22 нче утырышында кабул ителгән карар нигезендә, 18 декабрь Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтеләчәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева депутатлар каршында ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, республикада бу өлкәдә...
-
Бюджет өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыгучылар өчен 2017 елда да өстәмә түләүләр каралган
Бюджет өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыгучыларга 2007 елдан алып өстәмә түләүләр каралган. Әлеге түләүләр 2017 ел бюджетында да исәпкә алынган. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының 22 нче утырышында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада шундый 15006 кеше исәпләнә. Алар 2017 елда да дәүләт тарафыннан өстәмә...
-
Бөгелмәдә шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Шимбә, 5 ноябрь көнне, шәһәребезнең үзәк мәйданында иртәнге сәгать 8дән авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли башланачак. Шәһәр һәм район халкы кулай бәядән яшелчә-җимешләр, ит, сөт продуктлары сатып ала алачак.
-
Уртача хезмәт хакы буенча Татарстан күрше төбәкләр арасында – икенче
Идел буе федераль округында агымдагы елның 9 ае эчендә уртача хезмәт хакы 30 мең сумнан артмаган. Россия дәүләт статистика хезмәте мәгълүматларына караганда, хезмәт хакы күләме буенча беренче урында 29 769 мең сум белән Пермь крае тора. Икенче урында - Татарстан, биредә уртача хезмәт хакы 29 741 мең сумны тәшкил итә....
-
Татарстанда укытучылар тест уза: башлангыч сыйныфныкылар – беренче тапкыр
Бүген Татарстанда база мәктәпләренең башлангыч сыйныф һәм фән укытучылары бердәм дәүләт имтиханының контроль-исәпләү материаллары буенча диагностик тест уза. Республикада имтихан тапшыру буенча шундый 61 пункт эшли. Татарстан Премьер-министры урынбасары - республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов журналистларга сөйләгәнчә, база мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары быел беренче тапкыр дианостик тест уза....
-
Татарстанда укучы кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән укытучы хатын-кызны 6 елга ирегеннән мәхрүм итәләр
Әлмәт мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы 24 яшьлек туташка карата җинаять эше ачылган иде. Ул 2016 елның июненнән бирле 15 яшьлек кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән. 21 августта чираттагы якынлык кылганнан соң, укучы кызның хәле начараеп, хастаханәгә эләккәч тикшерү эшләре башланган иде. Шулай итеп, укытучы Россия Җинаять кодексының 134...
-
17 яшьлек егет сәнәк белән кадап, әбисенең гомерен өзгән
Әлмәттә 17 яшьлек егет саксызлыгы аркасында сәнәк белән кадап, әбисенең гомерен өзгән. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Хәл болайрак булган: 30 октябрь көнне Әлмәт районының Яңа Нәдер авылында егет 68 яшьлек әбисенә бакча эшләрендә ярдәм иткән. Сәнәк белән эшләгән вакытта ялгыш кына егетнең сәнәге әбисенең күкрәк читлегенә эләгә һәм...
-
Яна Чурикова белән Андрей Малахов Татарстанга килә
Яна Чурикова һәм Андрей Малахов FIFA конфедерациясе Кубогына Казанда 26 ноябрьдә җирәбә тартачак. Россия телевидениесенең танылган алып баручылары турнирның финал расписаниесен ачыкларга ярдәм итәчәкләр, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. Җирәбә салу нәтиҗәсендә катнашучылар дүрт командадан торган ике төркемгә бүленәчәк. Ике иң әйбәт команда ярым финалларга чыгып, Казанга һәм...
-
Бөгелмәлеләр уңайлы җирлектә яшәргә лаек
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров торак төзелеше эшенең барышын һәр чәршәмбе тикшереп тора. Гадәттәгечә, 2 ноябрь көнне ул төзелеш барган өч объектны карап чыкты. Болар - Циолковский урамында төзелеп килүче биш катлы йорт, реконструкция башланган "Юность" бассейны һәм "Факел" спорт комплексында янында төзелүче "Көрәш сарае". Циолковский урамындагы...
-
Эчемлек сату – җитди тема
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы территориясендә спиртлы һәм алкогольле продукция әйләнешен контрольдә тоту буенча советның зона утырышы үтте. Чарада җәмәгать туклануы һәм ваклап сату өлкәсе вәкилләре катнашты, ул Татарстанның Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев рәислегендә үтте. Киңәшмәдә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь...
-
Линар Закиров “Юность” спорт комплексындагы бассейнның реконструкция эшләре белән танышты (ФОТО)
-
Телевизор караучылар һәм радио тыңлаучылар игътибарына!
"Татарстан Республикасы РТПЦ" РТРС филиалы Лениногорск радиотелевизион үзәге АМСында план буенча профилактик эш алып барылу сәбәпле, 6 - 15 ноябрьдә һәм 2 -4 декабрьдә 8 -17 сәгатьтә "СТС", "Россия1", "Первый канал", "ТНТ", "Петербург 5 канал", "НТВ", "Телевидение Татарстан-Новый Век", "Матч ТВ", беренче һәм икенче мультиплекс телеканаллары; ә 16 ноябрьдән 1...
-
Линар Закиров “Факел” спорт комплексы тирәсендә хәрәкәтләнү-күрү мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен каралган Көрәш сарае төзелешен күзәтте (ФОТОЛАР)
-
Линар Закиров социаль ипотека республика программасы кысаларында Циолковский урамында төзелә торган йортта эш барышы белән танышты (ФОТОЛАР)
-
Бөгелмә муниципаль районында спиртлы һәм алкоголь продукцияне әйләнештә тоту буенча зональ утырыш үтте (ФОТОЛАР)