Кечкенә балаларның үскән саен төрле сораулары арта бара.
“Ни өчен күк зәңгәр?” “Ә жирафлар ничек йоклый? “Иң зур зоопарк кайда?” “Ә ни өчен төнлә йолдызлар балкый?”...
Мөгаен, һәр ата-ана үзенең сабыйларының һәр соравына җавап табарга тырышадыр. Тик, кайчагында өлкәннәрнең барлык сорауларга да җавап биреп бетерергә я вакыты, йә белеме җитеп бетми. Шул вакытта китаплар ярдәмгә килә.
Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә “Почемучка” танып-белү сәгате үткәрделәр. Балаларны “Мин дөньяны танып-беләм”, “Все о всем”, “Неизвестное об известном” кебек китап серияләре белән таныштырдылар, шулай ук белешмәлекләр, энциклопедияләр турында сөйләделәр. “Ә ни өчен?” (“А почему?”) журналы балаларда аеруча кызыксыну уятты. “Танып-белү сәгате” файдалы үтте. Кайбер балалар үзләре өчен ниндидер яңалыклар ачтылар, ә кайберләре үзләренең чиксез сорауларына җаваплар алдылар.
Элеонора ХӘБИБУЛЛИНА,
баш китапханәче
О. КЛЮЧНИКОВА фотосы