Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңалыклар

Гаммәви тыңлаулар 30 март көнне муниципалитетта Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова рәислегендә "Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге чикләренең үзгәрешләре турында"гы муниципаль хокук акты буенча гаммәви тыңлаулар үтте. Тыңлауларда муниципаль берәмлек Советлары депутатлары, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, прокуратура вәкилләре һәм шәһәрдә яшәүчеләр катнашты. Төп доклад белән...

Гаммәви тыңлаулар
30 март көнне муниципалитетта Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова рәислегендә "Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге чикләренең үзгәрешләре турында"гы муниципаль хокук акты буенча гаммәви тыңлаулар үтте.

Тыңлауларда муниципаль берәмлек Советлары депутатлары, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, прокуратура вәкилләре һәм шәһәрдә яшәүчеләр катнашты. Төп доклад белән Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше начальнигы М.Каюмов чыгыш ясады.

Арту күзәтелә
Бөгелмә муниципаль районы хуҗалыкларында 2012 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча, мөгезле эре терлекләр саны, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 5 процентка арткан.

Соңгы айда гына да көтүлек 264 башка күбәйгән. Шуның белән беррәттән, сөт савып алуда да алга китеш бар - үткән ел белән чагыштырган-
да, 10 процентка күбрәк.

"Бөгелмә муниципаль районы хуҗалыкларында мал санын арттыру терлекчелек өлкәсенә булышучы һәм аны үстерүгә юнәлтелгән республика прог-раммалары һәм, иң беренче чиратта, гаилә фермаларын төзү нәтиҗәсендә мөмкин булды", - дип искәртте Бөгелмә муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Р.Мөхәммәтҗанов.

Куйбышев тимер юлы начальнигы - Бөгелмәдә
Бөгелмәгә эшлекле сәфәр белән Куйбышев тимер юлы начальнигы Шәүкәт Шәйдуллин килде. Шәүкәт Нургалиевич бу вазифасында әле күптән түгел генә эшли, шуның өчен дә ул безнең шәһәр белән шәхсән танышырга булган. Ремонтлау депосында вакытта ул тепловоз өчен детальләрнең сыйфатлы ремонтлануына игътибар итте. Ш.Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, Куйбышев тимер юлында товар һәм йөк ташу әйләнеше үскән. Шуның өчен дә ремонт эшләре тиз һәм сыйфатлы башкарылырга тиеш. Шулай ук техника куркынычсызлыгы һәм хезмәткәрләрнең хезмәт шартлары саклануы да җитәкчене игътибарсыз калдырмады.

Волейбол
19-23 мартта Бөгелмә аграр көл-лиятенең спорт залында урта һәм югары һөнәри белем бирү уку йортлары арасында волейбол ярышлары үтте. Уеннарда 7 команда чыгыш ясады. 1 нче урынга - Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы, 2 нче урынга - М.С.Киров исемендәге Казан дәүләт техник училищесы, 3 нче урынга Бөгелмә аграр көллияте студентлары лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса