Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңалыклар

Авылларда - Сабан туйлары! 1 июньдә - Акбаш, Прогресс, Березовка поселокларында, Яңа Александровка, Яңа Сумароково авылларында. 3 июньдә - Сугышлы авылында. 9 июньдә - Вязовка, Карабашта, Спаста. 10 июньдә - Кодашта, Суык Чишмәдә. Бәйрәм тантаналары бар авылларда да - сәгать 10да, Карабашта 17 сәгатьтә башлана. Бөгелмә Сабан туе 11 июньдә...

Авылларда - Сабан туйлары!

1 июньдә - Акбаш, Прогресс, Березовка поселокларында, Яңа Александровка, Яңа Сумароково авылларында.
3 июньдә - Сугышлы авылында.
9 июньдә - Вязовка, Карабашта, Спаста.
10 июньдә - Кодашта, Суык Чишмәдә.
Бәйрәм тантаналары бар авылларда да - сәгать 10да, Карабашта 17 сәгатьтә башлана.
Бөгелмә Сабан туе 11 июньдә узачак. Сәгать 10да башлана.
Милли бәйрәмебезгә рәхим итегез!

Директор сайланды

25 май көнне "Бөгелмә" эшлеклеләр клубы вәкилләре чираттагы киңәшмәгә җыелдылар. Киңәшмә эшендә БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов катнашты.

Көн кадагында торган мәсьәләләр белән клуб Президенты Ринат Харисов таныштырды. Яңа эшкә күчү сәбәпле, Рәис Териков оешманың башкарма директоры вазифаларын калдырды. Аның урынына Павел Киясов кандидатурасы тәкъдим ителде һәм тавышка куелды. Клуб әгъзалары фикер алышканнан соң, П.Киясовны башкарма директор итеп сайладылар. Шулай ук Ринат Макулов /"Россия Саклык банкы" Бөгелмә бүлеге идарәчесе/, яңа әгъза буларак, "Бөгелмә" эшлеклеләр клубына кабул ителде.

Нотариус кабул итә

2012 елның 7 июнендә "Единая Россия" партиясенең Бөгелмә бүлегендә (адрес: М.Җәлил урамы, 31 нче йорт, 310 нчы бүлмә), халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү йөзеннән, нотариус Н.С.Әбҗаббарова 13-17 сәгатьтә гражданнарны кабул итә. 4-03-99 телефоны буенча шылтыратып, алдан язылып кую кирәк.

Кикбоксинг

24-25 май көннәрендә "Атлант" спорт комплексы базасында 5-10 яшьлек әзерлек төркеме укучылары арасында кикбоксинг буенча "Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге үтте.

12 комплект медальләр уйнатылды. Әлеге ярышның җиңүчеләре булып Илназ һәм Илнар Зыятдиновлар, Артур һәм Тимур Арслановлар, Илья Русаков, Ярослав Золотарев, Михаил Иванов, Николай Богомолов танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса