31 май 2012 яңалыклары
-
Әкият бүләк итик!
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан "Ялкын" социаль приютында җирле телевидение ярдәме белән "Балаларга әкият бүләк итик!" дип исемләнгән хәйрия акциясе башланып китте.
-
Сораулар... Җавабын һәркем эзләсә иде
Сеңлем Казаннан шылтырата: классташымның улын наркоманнар үтергән!
-
Мең ярымнан артып китте!
"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте составындагы Бөгелмә механика заводында 1500 данә ПЦ 60 һәм 390-ПЦ 80 балансирсыз чылбырлы приводлар җитештерелде. Әлфинур Шәвәлиева әзерләде. Бөгелмә механика заводында эшләнә торган балансирсыз чылбырлы приводлар - "ТатНИПИнефть" белгечләре белән бергә уйлап, гамәлгә керткән җайланма ул һәм алар нефть чыгару процессы барышында скважиналарның штанг насосларын хәрәкәткә...
-
Аңлашып эшләгәндә генә
30 май көнне Бөгелмә муниципаль районы наркотикларга каршы көрәш комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Аның эшенә комиссия рәисе урынбасары, БМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лера Мөстәкыймова җитәкчелек итте.
-
Үз ихтыяры белән агуланучылар
Бүгенге көндә дөньяда тәмәке тартучылар саны миллиардтан артып китә диләр, ягъни Җир шарында яшәүче бар халыкның өчтән бере тәмәке төтәтә дигән сүз бу. Тәмәкегә хирыслык кешенең яшенә дә, җенесенә дә карап тормый: олыга да, кечегә дә, ир-атка да, хатын-кызга да хас нәрсә.
-
Яңалыклар
Авылларда - Сабан туйлары! 1 июньдә - Акбаш, Прогресс, Березовка поселокларында, Яңа Александровка, Яңа Сумароково авылларында. 3 июньдә - Сугышлы авылында. 9 июньдә - Вязовка, Карабашта, Спаста. 10 июньдә - Кодашта, Суык Чишмәдә. Бәйрәм тантаналары бар авылларда да - сәгать 10да, Карабашта 17 сәгатьтә башлана. Бөгелмә Сабан туе 11 июньдә...
-
Өч диплом, бер медаль
"Куркынычсыз тәгәрмәч-2012" республика бәйгесеннән Бөгелмә командасы өч Диплом һәм бер медаль яулап кайтты.
-
Җәяүле такмаклары
Бөгелмәләргә бардым, Караңгыларга калдым. Юлымдагы чокырларга Абынып үлә яздым. Уңнан атларга микән, Сулдан атларга микән? Ташландык юл дип торам, Бөгелмә юлы икән. Шпилькалы туфли кигән Мода диеп, хатын-кыз. Үкчәгез ярыкта калса, Титак-титак кайтырсыз. Җәй көнендә кимә туфли, Киеп җибәр чабата. Бөгелмәнең урамнары Чабатаны ярата. Сапожникларга эш бик күп, Аяк киеме...
-
Тәртип сагында торучылар белән танышу
2012 елның 23 маенда республикабызда узган "Балага өмет бүләк ит" дип исемләнгән махсус акция кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлегендә шәһәребезнең "Ялкын" социаль приютында һәм Балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Ачык ишекләр көне үтте.