Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа җитәкче

Кичә Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советлары депутатларының берләштерелгән сессиясе узды.

Сессиядә Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе сайланды. Конкурста катнашып һәм депутатлар алдында чыгыш ясап, залдагыларның сорауларына җавап биргәннән соң, Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына дәгъва кылучы кандидатлар тавышка куелды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе итеп Алексей Юрь-
евич Белодуров билгеләнде.
Тәрҗемәи хәле: 1990 елда Бөгелмә шәһәрендә туган. Югары белемле, Казан (Идел буе) федераль университетын кызыл дип-лом белән тәмамлаган, "Дәүләт һәм муниципаль идарә" белгечлеге алган. Бөгелмә муниципаль районы Восточный авыл җирлеге депутаты. Әлегә кадәр "Единая Россия" партиясенең Бөгелмә бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән. Өйләнмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса