Яңа иске методика буенча
Бөгелмә мөхтәсибәтенең "Тәрбия" иртә үсеш төркем тәрбюиячеләре тәҗрибә уртаклашырга Казанга бардылар. Алар "Шамил" мәдрәсәсендә булдылар. Биредә 200 бала укый икән. Мәдрәсә җитәкчесе һәм укытучы Ләйсән ханым уку йортының 10 ел дәвамындагы эшчәнлеген тәфсилләп сөйләп бирде. Башта ул эшен үз балаларын алып килеп, тагын берничә балага белем бирүдән башлап җибәргән. Аннары...
Бөгелмә мөхтәсибәтенең "Тәрбия" иртә үсеш төркем тәрбюиячеләре тәҗрибә уртаклашырга Казанга бардылар. Алар "Шамил" мәдрәсәсендә булдылар. Биредә 200 бала укый икән. Мәдрәсә җитәкчесе һәм укытучы Ләйсән ханым уку йортының 10 ел дәвамындагы эшчәнлеген тәфсилләп сөйләп бирде.
Башта ул эшен үз балаларын алып килеп, тагын берничә балага белем бирүдән башлап җибәргән. Аннары анда укырга теләүчеләр арткан. Аллаһка шөкер, мәдрәсә өчен аерым бина биргәннәр. Иркен сыйныф бүлмәләре бик яхшы җиһазландырылган. Педагог шулай ук нинди методика һәм программа буенча укыганнары турында да сөйләде.
Бөгелмә тәрбиячеләре балаларның изге Коръәнне үз башлангычын урта гасырлардан гарәп илләре булмаган (Һиндстан, Пакистан) җирләрдән алган "Кагида Нурания" методикасы буенча өйрәнүләрен белделәр. Балаларны 4 яшьтән үк шушы методика буенча укырга өйрәтәләр икән. Чама белән ике ел үткәч, тәҗвид кагыйдәләре белән изге Коръәнне сабый үзе иркен укый ала.
Үзенен гомерен Коръән белемен укытуга багышлаган әлеге методика авторы шәйх Нур Мөхәммәд Хаккани (1272 - 1343 еллар) хәдисләр өлкәсендә дә зур белгеч булган. Бөгелмәдә дә балаларны нәкъ шушы методика буенча укытырга ниятлиләр.
Рамил хәзрәт ХӨСНЕТДИНОВ.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа