Яңа газ станцияләре: Татарстанда – бар, башка өлкәләрдә - көтелә
Яшел Үзәндә автомобиль газтутыргыч компрессор станциясен ачу тантанасы узды. Чарада катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «Газпром» җәмгыяте директорлар советы рәисе Виктор Зубков видеокүпер аша гына тагын Түбән Кама һәм Бөгелмәдә дә станцияләрне ачты. Шунысы әһәмиятле: бу өч станциянең һәрберсе көн саен 200әр машинаны газ ягулыгы белән тәэмин итәргә сәләтле....
Яшел Үзәндә автомобиль газтутыргыч компрессор станциясен ачу тантанасы узды. Чарада катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «Газпром» җәмгыяте директорлар советы рәисе Виктор Зубков видеокүпер аша гына тагын Түбән Кама һәм Бөгелмәдә дә станцияләрне ачты. Шунысы әһәмиятле: бу өч станциянең һәрберсе көн саен 200әр машинаны газ ягулыгы белән тәэмин итәргә сәләтле.
Кысылган (компримированный) һәм сыекландырылган (сжиженный) табигый газ өчен газ-мотор инфраструктурасы үсешенә комплекслы якын килү бөтен җирдә дә юк. Татарстан бу юнәлештә Россиядә беренче төбәк булып исәпләнә. Бу исә, үз чиратында, мондый газны бөтен төр транспортта куллану мөмкинлеген бирә. Әйтик, кысылган табигый газ - пассажир, йөк, җиңел транспортта, коммуналь техникада кулланылса, сыекландырылганы - магистраль, авыл хуҗалыгы, су, тимер юл транспорты эшчәнлегендә.
Газ ягулыгын куллану арткан
Республикада газ-мотор ягулыгын (метан) куллануга ихтыяҗ шактый арткан. Хәзерге вакытта республикада автомобиль газтутыргыч компрессор станцияләренең саны 10га җитә. 2015 ел нәтиҗәләре буенча кысылган табигый газны тормышка ашыру күләме 14,1 миллион куб метрны тәшкил иткән. Былтыргы саннар шуны күрсәтә: бу төр газның үсеше 32 процентны тәшкил иткән.
Моңа кадәр Татарстан белән Башкортостанда газ-мотор ягулыгы станцияләрнең саны бер дәрәҗәдә булган. Ләкин бүген республикабызда берьюлы өч станцияне сафка бастыру Татарстанны алга чыгара. Шул сәбәпле, хәзерге вакытка безнең республика Идел буе федераль округында бу тармакта беренче урынга чыга. Татарстан шулай ук су транспортында газ ягулыгын куллану буенча да пилот төбәк булып торачак. Мисал өчен, Яшел Үзәндә газ-мотор ягулыгында эшләячәк беренче пассажир судносы проекты буенча килешүгә кул куелачак.
Көн саен 2 мең сумны янга калдырып була
- Бүгенге вакыйга табигый газны кулланучыларга да, гомумән алганда, газ-мотор ягулыгын үстерү өчен дә зур әһәмияткә ия. Әлеге программага өч ел элек тотынганда, бу эшне кайсы алга киткән төбәк белән тормышка ашырып булыр икән, дип уйга калдык. Татарстанда уйланган эш ахырына кадәр башкарыла. Әлеге станция беркайда да юк. Традицион заправкаларда ягулык 35-36 сум тора, ә монда өч тапкырга кимрәк, - ди "Газпром" җәмгыяте директорлар советы рәисе Виктор Зубков.
Татарстанда 2016 ел ахырына кадәр барлыгы 8 станция ачылачак. Бүген ачылганнарыннан кала, тагын бишесе Казан, Лениногорск, Азнакай, Алексеевск, Алабугада барлыкка киләчәк. Ә Яр Чаллыдагы станция ремонтланачак. 2019 елга кадәр республикада мондый станцияләрнең гомуми саны 25 булачак.
- Бүген безне түгел, ә шундый стратегик программасы өчен «Газпром»ны рәхмәтләргә кирәк. Федераль субсидияләр аркасында без газ-мотор ягулыгындагы 700 автомобиль алдык, быел тагын 300 автомобиль сатып алачакбыз. Әлеге станциядә 10 минут эчендә автомобильне ягулык салып була. Мисал өчен, кечкенә генә тракторда газ-мотор ягулыгы файдаланылса, һәр көнне 2000-2500 сум янга калачак, - диде үз чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Мобиль станцияләр дә бар
Россиядә Татарстан белән беррәттән мондый газ ягулыгы станцияләре Кемерово, Томск өлкәләрендә, Сахалинда да ачылачак. Быел "Газпром" программасы буенча Россиядә 36 заманча станцияләр сафка баса, киләсе елга - 56. Алга таба төзеләчәк газ тутыргыч станцияләрдә үзебездә җитештерелгән җиһазлар кулланылачак. Блок, газ баллоннары, компрессоры нәкъ менә Россиядә ясалганын бу станцияләрдә үз урынын табачак. Бу үрнәкләр чит илнекеннән бернәрсә белән аерылмый.
Яңа станцияләр мобиль станция кебек махсус мәйданчыклар белән дә җиһазландырылган. Газ станцияләреннән еракта урнашкан кулланучылар өчен ягулыкны нәкъ менә шушы мобиль газ станцияләре илтеп тапшырачак. Хәзерге вакытта Татарстанда инде шундый ике мобиль станция булдырылган. Аларның берсе Яр Чаллыда булса, икенчесендә төзекләндерү эшләре бара, ул июль аенда ачыла.
Өч төрле файда
Бүгенгә табигый газ икътисади, экологик яктан отышлы, куркынычсыз ягулык булып тора. Транспорт өчен Россия буенча газның 1 куб метры 12 сумны тәшкил итә. Шунысы да бар: метандагы транспортның двигателе Евро-5, Евро-6 югары стандартларына туры килә. Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы классификациясе буенча табигый газ иң куркынычсыз ягулык матдәләр классына керә.
Россиядәге гадәти ягулыкны урлаулары сер түгел, дип билгели Рөстәм Миңнеханов. Ә мондый төр газны инде урлап булмый. Шуңа күрә бу очракта да метан ягулыгы кулай булып чыга. Ләкин экология мәсьәләсе беренче урында тора. "Безнең заводлар да, башка объектлар да түгел, ә экологиянең 60-70 процент пычрануына транспорт гаепле. Табигый газ ягулыгына күчәргә кирәк. Бу чиста шәһәрләр, яхшы экология, димәк, халкыбызның сәламәтлеге дә дигән сүз", - ди Татарстан Президенты.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа