Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ветераннарга – медальләр

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу истәлегенә сугыш ветераннарының барысына да юбилей медале тапшырылачак. Бу хакта 15 гыйнварда "1941 - 1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү буенча тәкъдимнәр турында"гы мәсьәлә буенча ТР Мәдәният министрлыгында үткәрелгән киңәшмәдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм...

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу истәлегенә сугыш ветераннарының барысына да юбилей медале тапшырылачак. Бу хакта 15 гыйнварда "1941 - 1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү буенча тәкъдимнәр турында"гы мәсьәлә буенча ТР Мәдәният министрлыгында үткәрелгән киңәшмәдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Татарстанның муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимындагы киңәшмә эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 15 гыйнварына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада барлыгы 75 834 ветеран гомер кичерә. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларының 4 253 тол хатыны исәпләнә. Министр ассызыклап үткәнчә, быел апрель азагына кадәр барлык ветераннарга да медальләр тапшырылып беткән булырга тиеш. Эльмира Зарипова медальләр белән бүләкләү тантанасында, һичшиксез, муниципаль берәмлек башлыклары катнашырга тиешлегенә басым ясады, шулай ук медальләрнең күбесе өйләрдә тапшырылачагы турында да искәртте. "Медальдә ветеранның исемфамилиясе, атасының исеме тулысынча язылырга тиеш", - дип белдерде ул.
Сугыш ветераннарының батырлыгына, аяусыз көрәшүенә тирән ихтирам белдерү максаты белән, РФ Президенты боерыгы буенча медальләр чама белән 21 февральдән тапшырыла башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса