21 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Ветераннарга – медальләр
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу истәлегенә сугыш ветераннарының барысына да юбилей медале тапшырылачак. Бу хакта 15 гыйнварда "1941 - 1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү буенча тәкъдимнәр турында"гы мәсьәлә буенча ТР Мәдәният министрлыгында үткәрелгән киңәшмәдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм...
-
Яңа елда - яңа җыр!
Көтеп алган Яңа ел бәйрәмнәре дә гөрләп, җырлап узып китте. Хәйран озакка китте бәйрәмнәр. Дуслар, туганнар белән дә күрештек, табын артында утырып, артыгын ашап-эчеп, ким дигәндә, бер-ике килога артып, инде ял итүдән гарык булып, 2015 елның хезмәт графигына керештек. ...Тә-ә-әк, бер шагыйрь әйтмешли: "Илдә ниләр бар икән, томан микән, кар...
-
70 еллыкка – 70 поезд
Куйбышев тимер юлында "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 поезд" дигән акция старт ала. 2015 елның 14 гыйнвары көнне "Пенза" локомотивлар эксплуатацияләү депосында Куркынычсызлык көнен билгеләп үткәндә, электровоз машинисты Сергей Гоштынар "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 поезд" дигән акция уздыру инициативасы белән чыкты һәм хезмәт хакын Куйбышев магистрале ветераннарына...
-
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Россия Федерациясе генераль прокурорының 2014 елның 17 декабрендә чыгарган 178 нче номерлы боерыгы нигезендә, Бөгелмә шәһәре прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Люция Радик кызы Фәсхетдинова 2 нче дәрәҗә "Законга тугрылык өчен" ("За верность Закону") билгесе белән бүләкләнде. Бу югары бүләкне аңа 2015 елның 13 гыйнвары көнне Татарстан Республикасы прокуратурасында Россия Федерациясе...
-
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!
Хезмәттәшләребез Ләйсән һәм Руслан Йосыповлар гаиләсендә зур шатлык - 20 гыйнвар көнне аларның уллары туды. Бала гаиләдә һәрвакыт зур дулкынлану белән көтеп алына. Беренчесе - бигрәк тә. Бәхете, шатлыгы, куанычы, төкле аягы белән килсен ул якты дөньяга. Киләчәктә әти-әнисенең мактанычы, горурлыгы, милләтебезнең асыл егете булсын дигән теләктә калабыз. Яшь әти-әнине...
-
Татарстанда суыта
Бүген һава температурасы - 23, аязган вакытта 28 градуска кадәр суытачак. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.