Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уразага керәбез

Планетабызның барлык мө-селманнары өчен изге ай - Рамазан якынлаша. 6 июньдә ураза башлана. Бу айның бөтен фазыйләтләреннән файдаланып калырга теләгән һәр мөселман кешесе дин Исламның төп шартларыннан булган бу таләпне үтәүгә керешәчәк, шул айда гына уку мөмкин булган тәравих намазларына басачак. Ураза ачларның-мохтаҗларның хәлен аңларга мөмкинлек бирә, кешене ихлас булырга,...

Планетабызның барлык мө-селманнары өчен изге ай - Рамазан якынлаша.
6 июньдә ураза башлана. Бу айның бөтен фазыйләтләреннән файдаланып калырга теләгән һәр мөселман кешесе дин Исламның төп шартларыннан булган бу таләпне үтәүгә керешәчәк, шул айда гына уку мөмкин булган тәравих намазларына басачак. Ураза ачларның-мохтаҗларның хәлен аңларга мөмкинлек бирә, кешене ихлас булырга, үз-үзенә таләпчәнлекне арттырырга өйрәтә, ихтыяр көчен һәм сәламәтлеген ныгыта.
Быел ураза тоту вакыты елның иң якты, көннең иң озын чорына туры килә. Шунысы игътибарга лаек, бала чактан ук ураза тота башлаган кеше, озын гомерле булып, 100 ел чамасы яши алса, уразаның быелгыдай иң озын вакытын гомерендә өч тапкыр кичерә ала, чөнки ул өч дистәдән артык елга бер генә кабатлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса