Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Универсиада авылында - хәләл туклану ашханәсе

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Хәләл" стандартлар комитеты җитәкчесе Марат Низамов Универсиада авылында хәләл туклану ашханәсе ачылышында катнашты. Универсиада авылында Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучылар яши. 25 май - 27 июнь көннәрендә чемпионатта катнашучыларга хезмәт күрсәтүче пешекчеләр "Хәләл системасы: теория һәм практика" курсын уздылар. Әлеге укуларны комитет белгечләре Россия...

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Хәләл" стандартлар комитеты җитәкчесе Марат Низамов Универсиада авылында хәләл туклану ашханәсе ачылышында катнашты. Универсиада авылында Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучылар яши.

25 май - 27 июнь көннәрендә чемпионатта катнашучыларга хезмәт күрсәтүче пешекчеләр "Хәләл системасы: теория һәм практика" курсын уздылар. Әлеге укуларны комитет белгечләре Россия Ислам университеты белән берлектә үткәрде. Шулай итеп, чемпионатта катнашучылар да, кунаклар да хәләл ризык белән туклана ала дип хәбәр итәДиния нәзарәте матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса