ТРда журналистика өлкәсендә “Бәллүр каләм” премиясенә гаризалар кабул ителә башлады
2020 елгы махсус проектлар – “Россия Федерациясендә театр елы”, “Бөтенроссия халык санын алу 2020”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы”, “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы”, “Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы”, “Worldskills Kazan 2019 дөнья чемпионаты”
“Бәллүр каләм” - "Хрустальное перо" XXIII республика конкурс-премиясенә гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә премиянең оештыру комитеты.
Конкурс “Эшкә тугрылык өчен”, “Елның иң яхшы редакциясе”, “Елның иң яхшы журналисты”, “Объектив аша караш”, “Туган тел” номинацияләре буенча үткәрелә.
Конкурска эшләр агымдагы елның 13 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420080, Казан ш., Декабристлар ур., 179 адресы буенча яисә “XXIII конкурска (премиягә) ТР журналистикасы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә “Бәллүр каләм „— “Хрустальное перо” дигән тамга белән җибәрергә. Мәгълүматны (843) 555-85-11, 555-76-03 телефоннары аша ачыкларга була.
Оештыручылар - Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР журналистлар берлеге белән берлектә.
Узган ел “Бәллүр каләм”гә 1,5 меңнән артык конкурс эше килгән, 13 җиңүче сайланган, бу хакта “Татар-информ” МА хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа