Тәрбия эше нәтиҗәләре
5-6 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасының мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә үткән "Яшел ут" балаларның юл-транспорт вакыйгаларында имгәнүен профилактикалауга багышланган бәйгегә нәтиҗәләр ясау чаралары узачак.
Бу конкурсның төп максаты мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне активлаштыру иде. Бәйге барышында балаларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча алдынгы педагогик тәҗрибәләр белән уртаклашу, аларны тарату, яңа алым һәм формаларны кертү, уку-методик кулланмаларны яхшырту - төп бурычлары булып тора.
Бәйге ике этапта узган. Алар нәтиҗәсендә иң яхшылары дип 10 мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесе һәм 10 иң яхшы тәрбияче (5 шәһәр һәм 5 авыл) билгеләнгән. Тагын узачак бер турда "Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесенең иң яхшы тәрбиячесе һәм әти-әниләр арасында юл йөрү иминлеген пропагандалау" номинациясендә җиңүче билгеләнәчәк. Алар юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырырга һәм балаларны өйрәткән вакытта төшерелгән видеотасма күрсәтергә тиеш булалар.
Конкурс финалы кысаларында балаларның юл-транспорт вакыйгаларында имгәнүен профилактикалау буенча белгечләр катнашында семинар-киңәшмәләр үткәрелә.
5 апрель көнне инспекторлар, дирекция филиаллары җитәкчеләре, мәктәпкәчә тәрбия бирү белгечләре тәҗрибә уртаклашу, балаларга юл йөрү иминлеге күнекмәләрен өйрәтү максатыннан, Бөгелмә шәһәренең 8 балалар бакчасында булдылар. Бу чарадан соң ике секция буенча эш алып бару каралган. Беренчесе "Балаларның юл-транспорт вакыйгаларында имгәнүен профилактикалау буенча тәрбия аспектлары", икенчесендә "ТР белем бирү учреждениеләрендә юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау" мәсьәләләре карала.
6 апрельдә Техника йортында пленар утырыш үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа