Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

«Транснефть – Прикамье» АҖ магистраль торбаүткәргечләрдә планлы ремонт эшләрен тәмамлады

«Транснефть – Прикамье» АҖ Татарстан һәм Удмуртия Республикасы территориясендә магистраль нефтьүткәргечләр участокларында планлы ремонт эшләрен тәмамлады.

Планлы 70 сәгатьлек тукталыш вакытында Яр Чаллы – Киенгоп магистраль нефтьүткәргече эшенең унөч задвижкасына уртача ремонт ясалган, дүрт норматив булмаган вантуз алмаштырылган, алты дефект кисеп алынган. КиенгопКече Пурга участогында инспекция приборларын үткәрүгә комачаулаучы 31 беренчел элемент юкка чыгарылды, нефтьүткәргечнең 2,5 км озынлыкта төзелгән  участогы тоташтырылды. «Яр Чаллы» НПСта   норматив булмаган басым тупламы бетерелде.

Яр Чаллы-Әлмәт нефть үткәргечендә 63 сәгатьлек план эшләре барышында технологик операцияләрдә таләп ителми торган дүрт задвижка киселгән.

Планлы эшләр тәүлек буе Пермь, Удмуртия, Казан, Әлмәт һәм Ромашкино  нефтьүткәргеч идарәләренең ремонт бригадалары белән тәэмин ителгән. Шул исәптән «Транснефть – Урал» АҖнең техник ярдәме дә җәлеп ителде. 286 берәмлек техника кулланылды.

Планлы эшләр «Транснефть – Прикамье» АҖ техник яктан яңадан җиһазландыру, реконструкцияләү һәм капиталь ремонт комплекслы программасы кысаларында башкарылды. Максатмагистраль торбаүткәргечләрнең ышанычлы эшләвен тәэмин итү. Нефть транспортлау график буенча яңартылган һәм штат режимында алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса