“ТНГ-Групп” җәмгыятендә шәһәр башлыгы белән очрашу
Ел башы - узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау вакыты. Шул уңайдан һәр оешмада коллектив җыелышлары уза. 21 гыйнвар көнне ул "ТНГ-Групп" җәмгыятендә дә булып үтте. Очрашуда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров та катнашты.
2015 ел "ТНГ-Групп" ҖЧҖ өчен, чит ил санкцияләренә карамастан, уңышлы булган. Эш планы 23 миллиард сумга үтәлгән, эшчеләрнең саны арткан, уртача хезмәт хакы 40 мең сумга якынлашкан. Яңа үрләр яулау заманча технологиягә, югары квалификацияле хезмәткәрләргә бәйле. Геофизика буенча хезмәт күрсәтү дөнья базарында да алга таба бара. Шуңа күрә "ТНГ-Групп" җәмгыяте илдәге күп кенә нефть оешмаларына зур көндәш булып тора.
Төп докладларны тыңлагач, сүзне шәһәр башлыгы Линар Закиров үзенә алды. "ТНГ-Групп" җәмгыяте - Бөгелмәдә иң зур һәм көчле оешмаларның берсе. Ул - шәһәр бюджетын тулыландырып торучы җәмгыять. Шуңа да сезнең зур, көчле коллективыгызга без рәхмәтле. Җәмгыять, икътисади яктан авыр еллар булуга карамастан, хәйрия акцияләрендә даими катнаша, шәһәр һәм районда күләмендә уздырыла торган бәйрәмнәрне үткәрүгә зур өлеш кертә", - диде ул. Аннары коллективны шәһәр һәм районда барган эшләр, социаль программаларның үтәлеше белән таныштырды. Үз чиратында, "ТНГ-Групп" җәмгыятендә эшләүчеләрнең дә шәһәр башлыгына сүзләре, сораулары бар иде. Линар Закиров аларның һәрберсенә җавап бирде. Ул иң баштан, сорау бирүләрен дә көтмичә, юллар хәлен сөйләүгә кереште: "Юлларны кардан арындырып бетерә алмыйбыз, ул көн дә явып тора. Тик сәбәп моңарда гына түгел. Беренчедән, урамнарда колеялар барлыкка килде. Без былтыр юлларга реагентлар сибә башлагач, шәһәрдәшләр каршы чыкты, шуңа да быел ул эшне туктаткан идек, күрәсең, юкка. Инде киләсе атна башында реагентларны куллана башларга булдык. Чөнки юлларны чистарту эшен техника белән генә җиңеп чыга алмаячакбыз. Бүгенге көндә юлларны чистартуга "Дорремстрой" җәмгыяте җаваплы. Биредә 18 берәмлек техника бар, тик аларның барысы да шәһәрдә эшләми. Шушы көннәрдә 11 е "М-5" федераль трассасын чистартырга китте. Кайчан кайтасылары билгеле түгел, күреп торасыз, кар ява да ява бит. Шулай итеп, шәһәрдә нибары 7 техника калды. Без төп урамнарны гына түгел, ә шәхси йортлар янын да чистартып өлгәшергә тиеш. Белеп торасыз, хәзер бу эшне тикшереп торалар. Бигрәк тә Лениногорск районының Иске Куак авылында булган фаҗигадән соң таләпләр артты", - дип узды.
"ТНГ-Групп"та эшләүчеләрне: " Югары Бистә янындагы поезд үтү юлында кайчан күпер булыр икән?" - дигән сорау да борчый икән. Бу сорау инде күптән һавада эленеп тора. "Былтыр шәһәребезгә республиканың юл-транспорт министры килгән иде. "Бу мәсьәләне чишү юлын табыйк инде", - дип, аңарга мөрәҗәгать иттем. Бүгенге көндә күпернең проекты эшләнә, - дип куандырды Линар Закиров. - Минем дә Бөгелмә тарихына үз өлешемне кертеп калдырасым килә бит", - дип тә өстәде. Шәһәрне быел да үзгәрешләр көтә икән. Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2016 ел Сулыкларны һәм аларның тирә-юнен саклау елы дип игълан ителгән. Шул уңайдан Бөгелмә сулыгы тирә-ягы яңа төсмер алачак, анда кафе барлыкка киләчәк, поликлиникага чыга торган күпер төзекләндереләчәк. Моннан тыш, парклар һәм скверларны тәртипкә китерү эше дәвам иттереләчәк. Кызыл Армия урамындагы паркта шулай ук кафе булдыру, этләрне йөртү өчен мәйданчыклар төзү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа