Теләк һәм ихтыяр көче белән берлектә – җиңүгә таба
14 - 21 март көннәрендә мәркәзебез Казанда "Туган йорт җылысы" исемендәге III Республика фестивале узды.
Аны "Без бергә" исемендәге асрамага бала алган гаиләләрнең иҗтимагый оешмасы оештыра. Фестиальдә 12 гаилә катнаша. Алар - 3 һәм аннан да артык бала тәрбияләүчеләр. Республиканың көньяк-көнчыгышын Бөгелмәдә яшәүче Елизаровлар гаиләсе тәкъдим итә. Бәйге 3 этапта уздырыла. 4 номинациядә Елизаровлар гаиләсе 3 җиңү яулый. Алар дипломнарга һәм бүләкләргә лаек булды. Гаилә башлыгы Елена Елизарова үз рәхмәтен хакимият җитәкчеләренә: Наилә Кәримовага, Илдар Тәхиятуллинга һәм тернәкләндерү үзәге, 10 нчы коррекция мәктәбе, Техника йорты хезмәткәрләренә белдерә.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Фото -- гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа