Техника йорты мәйданында Холокост корбаннары истәлегенә “Бәллүр төн” перфоманс-акциясе узды
Перфоманста Техника йорты иҗат коллективлары: “Нон стоп” халык арт-студиясе, “Московское время” заманча бию студиясе, “Фиеста” халык бию студиясе катнашты.
27 гыйнварда Техника йорты мәйданында Холокост корбаннары истәлегенә “Бәллүр төн” перфоманс-акциясе узды.
Нәкъ менә 1945 елның 27 гыйнварында Освенцим концлагере тоткыннары азат ителә, анда нацистлар миллион ярымнан артык яһүдне һәм башка аз санлы милләт вәкилләрен юк итә.
Холокост – ул газ камераларының, балаларны, хатын-кызларны, картларны яндыручы крематорийларның «синонимы»; гаепсез кешеләрнең бары тик бер сәбәп – яһүд милләтеннән булуы аркасында гына күпләп атып үтерелүе. Холокост 6 миллион яһүдинең һәм башка милләтләрнең миллионлаган кешесенең гомерен өзгән.
Беренче тапкыр Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне бөтен дөньяда 2006 елда билгеләп үтелә.
Холокост сабакларын – моңарчы күрелмәгән бу явызлык күренешен үткәндә генә калдырырга һәм онытырга ярамый. Перфоманста Техника йорты иҗат коллективлары: “Нон стоп” халык арт-студиясе, “Московское время” заманча бию студиясе, “Фиеста” халык бию студиясе катнашты.
Чыганак: Бөгелмә шәһәре "Техника йорты"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа