Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда трассада автомобиль йөртүче дуңгызны бәрдергән һәм үзе дә һәлак булган

31 яшьлек йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Шимбә көнне кич Татарстанның Чирмешән районында Мордва Афонькәсе һәм Ишлинка авыллары арасында булган юл-транспорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИИ матбугат хезмәте. 14 нче модель "Лада" автомобиленең 31 яшьлек йөртүчесе тизлеген арттырган һәм юлга кинәт...

31 яшьлек йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.

Шимбә көнне кич Татарстанның Чирмешән районында Мордва Афонькәсе һәм Ишлинка авыллары арасында булган юл-транспорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИИ матбугат хезмәте.

14 нче модель "Лада" автомобиленең 31 яшьлек йөртүчесе тизлеген арттырган һәм юлга кинәт йөгереп чыккан дуңгызны бәрдергән. Аннары автомобиль кюветка очкан.

Машина йөртүче алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән. Ачыкланганча, ул юл-транспорт һәлакәте вакытында куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.

http://tatar-inform.tatar/

 
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса