26 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстанда тәүлек эчендә ике яшь бала үлгән
Татарстанда бер тәүлек ике нарасыйның вафат булуы хакында Inkazan хәбәр итте. Беренче очрак Чаллыда булган. Шәһәрнең 62 нче комплексындагы йорттагы фатирда кичке сәгать 5 тулганда 20 көнлек баланың үлеме теркәлгән. Әлеге хәл баланың әнисе күз алдында булган. Икенче очрак төнлә Алексеевск районы Ялкын авылында булган - 2 айлык баланың гомере...
-
Бөгелмә хуҗабикәләре өчен “Шанхай” салаты рецепты
400 г пешкән тавык ите, 400 г шампиньон, башлы суган, 200 г әстерхан чикләвеге, 400 г сыр, 1 банка консервланган кукуруз, 1 банка консервланган ананас, тәменчә майонез. Гөмбәне чистартып турарга да, суган белән бергә, майлы табада кыздырырга. Чикләвекне пычак белән изәргә. Сырны эре угыч аша чыгарырга. Кукуруз белән ананасны суыннан...
-
Татарстанда трассада автомобиль йөртүче дуңгызны бәрдергән һәм үзе дә һәлак булган
31 яшьлек йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Шимбә көнне кич Татарстанның Чирмешән районында Мордва Афонькәсе һәм Ишлинка авыллары арасында булган юл-транспорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИИ матбугат хезмәте. 14 нче модель "Лада" автомобиленең 31 яшьлек йөртүчесе тизлеген арттырган һәм юлга кинәт...
-
Синоптиклар куе томан турында кисәтә
Томан вакытында күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак тәшкил итәчәк. Татарстан синоптиклары метеорологик күренешләр көчәюе турында кисәтә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 27 сентябрьдә төнлә һәм иртән республика буенча урыны белән томан булачак, күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак тәшкил итәчәк. Кисәтү...
-
Бөгелмәдә христиан халкы бәйрәм итте
Серафим Саровский исемендәге храм үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан христиан динендәге кардәшләребез Бөгелмәдә бәйрәм оештырды. Әлеге храм Бөгелмәнең 225 еллык юбилее чорында хәйрия акчаларына торгызылган иде. Дистә ел вакыт эчендә биредә дини йолалар үткәрелә, якшәмбе мәктәпләре уңышлы эшләп килә.
-
Бөгелмәдә ярминкәләр дәвам итә
Узган шимбәдә янәдән чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ел башыннан санаганда, бу инде - алтынчысы. Әлеге сату-алулардан барлыгы 12 миллионга якын акча кергән. Ә соңгысының кереме 2,5 миллион сум тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы товарларын чагыштырмача арзан бәядән сату һәр шимбә дәвам иттерелә, дип белдерде Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис...
-
Бөгелмә муниципаль районы сайты конкурста катнаша
Шәһәр һәм район, оешма-предприятиеләр җитәкчелеге катнашында уздырыла торган традицион Дүшәмбе киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов узган атна эшчәнлегенә йомгак ясады. Ул муниципаль район рәсми сайтының Бөтенроссия конкурсында катнашуын әйтеп узды. Әлеге конкурсның максаты - иң яхшы сайтларны ачыклап, аларга ярдәм күрсәтү. Бөгелмә муниципаль районы рәсми порталы өчен...
-
Ана капиталы программасы тагын да озайтылырга мөмкин
Бу хакта Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко белдергән. Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко фикеренчә, ана капиталы программасы дәвам итә алыр иде, әмма моны тормышка ашыру икътисадның торышына бәйле. 2016 елда ана капиталының күләме 453 026 сум тәшкил итә. Программа 2018 елга кадәр озайтылды. Ана капиталы сертификаты 2007 елның 1 гыйнварыннан...
-
Бөгелмә Автомобильсез бер көндә катнашты
Узган атнада Бөтендөнья автомобильсез көн булып узды. Шәһәр күләмендә узган акциядә бик күп бөгелмәле катнашты, дип хәбәр итте Фәнис Мөхәммәтов.
-
Бөгелмәлеләр игътибарына!
Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге Кораллы Көчләр сафларында хезмәт иткән, 35 яшькәчә булган ир егетләрне офицер һәм сержантлар сыйфатында хезмәткә чакыра. Хезмәт хаклары югары. Мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр өчен адрес: Бөгелмә шәһәре. Октябрь урамы, 7 нче йорт, 215 нче бүлмә. Телефон: 6-76-79.
-
Бөгелмә районы Карабаш бисәсендә Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры, академик Рафаэль Сибгат улы Хәкимов белән очрашу (ФОТО)
-
Бөгелмәдә ялганга чик куелды
Ялган исерткечләр, суррогатлар кулланудан адәм балаларының күпләп кырылуы турындагы авыр хәбәрләрне еш ишетеп торсак та, закон чикләүләренә игътибар итмичә, үзенең кыңгыр гамәлләре белән әлеге яман эшкә өлеш кертүчеләр кимеми. Андыйлар кайдадыр читтә түгел, ә безнең янәшәдә генә дә бар икән, ләбаса... 2016 ел, 31 июль иртәсе. Бөгелмә районының Акбаш станциясе...
-
Бөгелмә районы Карабаш бистәсенең Тау очы өлешендә яңа төзекләндерелгән чишмәне ачу тантанасы булды
17 сентябрь көнне Карабаш бистәсенең Тау очы өлешендә яңа төзекләндерелгән чишмәне ачу тантанасы булып узды. Карабашлыларның шатлыгын уртаклашырга мәркәзебез Казаннан Аксакаллар шурасы әгъзалары, "Миргазиян" мәчете имамы Әзһәр Вәлиуллин һәм Мәгъсүм Хәйретдинов, Бөгелмә шәһәреннән зыялы аксакалыбыз Габит Хәсәнов килгән иде. Күркәм чара Габит аганың хәер-фатихасы белән Коръән аятьләре укып башланды. Аннары...