Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда тагын бер укучы үз-үзенә кул салган

Фаҗига Балтач районы Норма авылында булган. 15 яшьлек үсмер малай үз-үзенә кул салган. Әле күптән түгел генә шушыңа охшаш хәл Кукмара районында да булган иде. Анысында гомерен чикләүче үсмернең мәктәптә имтиханнар белән проблемалары да булган, дип сөйләделәр. Ә 24 апрельдә гомере өзелгән, Норма урта мәктәбенең 8 нче сыйныфында укыган малайның...

 

Фаҗига Балтач районы Норма авылында булган. 15 яшьлек үсмер малай үз-үзенә кул салган. Әле күптән түгел генә шушыңа охшаш хәл Кукмара районында да булган иде. Анысында гомерен чикләүче үсмернең мәктәптә имтиханнар белән проблемалары да булган, дип сөйләделәр. Ә 24 апрельдә гомере өзелгән, Норма урта мәктәбенең 8 нче сыйныфында укыган малайның мәктәп тормышы белән бәйле бернинди борчуы да булмаган.

Уку алдынгысы саналмаса да, спорт белән актив шөгыльләнгән, көрәш ярышларында призлы урыннар яулаган, дип хәбәр иткәннәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән. Бу хакта "Вечерняя Казань" язып чыкты.

Үсмерне яшьтәшләре дә хөрмәт иткән, алар янында үлем турында бер тапкыр да сүз кузгалтканы булмаган, ди.

Дөрес, үсмернең гаиләдә барысы да яхшы булмаган: ул һәм 13 яшьлек сеңлесе әтиләре белән генә яшәгән. Әниләре 2007 елда ук гаиләдән китеп, күрше авылда икенче ир-ат белән яши, ди. Әти кеше озак вакыт эчү белән мавыккан. Шул сәбәпле 2013-2015 елларда алар имин булмаган гаиләләр исемлегендә дә торган. Соңрак, хәлләр бераз яхшыргач, гаиләне исәптән алганнар.

Үсмер малай үлем алды язуы калдырмаган. Җинаять эше кузгатылган. Якыннарына сабырлык бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса