Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда пассажир поезддан сикереп төшеп калган

Бу хакта Чиләбе - Мәскәү поезды җитәкчесеннән Россия эчке эшләр министрлыгының Казан транспорт идарәсе Бөгелмә полиция бүлегенә хәбәр керә. Пассажирның юкка чыгуы Урыссу станциясеннән кузгалып китеп, күпмедер вакыт узгач кына ачыклана. Тамбурдагы ачык ишекне күреп, вагоннардагы пассажирларны барлап чыгалар. Нәтиҗәдә бер ир-атның булмавы ачыклана. Тиз арада Ютазы һәм Бөгелмәнең полиция...

 

Бу хакта Чиләбе - Мәскәү поезды җитәкчесеннән Россия эчке эшләр министрлыгының Казан транспорт идарәсе Бөгелмә полиция бүлегенә хәбәр керә. Пассажирның юкка чыгуы Урыссу станциясеннән кузгалып китеп, күпмедер вакыт узгач кына ачыклана. Тамбурдагы ачык ишекне күреп, вагоннардагы пассажирларны барлап чыгалар. Нәтиҗәдә бер ир-атның булмавы ачыклана.

Тиз арада Ютазы һәм Бөгелмәнең полиция бүлекләре аякка бастырыла. Ул арада пассажирның сикергәнен күреп калган икенче бер пассажир пәйда була. Әлеге хәлнең якынча урыны ачыклана. Югалган ир-атны эзләү өчен авиация көче дә җәлеп ителә. Башта аның аяк киеме белән телефоны табыла, соңрак үзенең дә Бөгелмә районындагы бер авылда булуы ачыклана.

Аның исерткеч эчемлекне чамасыз куллану аркасында кискен психоз белән интегүе билгеле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса