Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда коточкыч җинаять кылынган

Россия Тикшерү комитеты Татарстан идарәсе Зәй районара бүлеге тарафыннан 55 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылды. Ул РФ Җинаять кодексының 131 нче маддәсе 5 нче бүлеге буенча җинаять кылуда шикләнелә. Тикшерү мәгълүматларыннан күренгәнчә, 22 сентябрьдә Сарман районында әлеге ир-ат бергә яшәүче хатын-кызның кече яшьтәге өч оныгы белән йортта үзе генә...

Россия Тикшерү комитеты Татарстан идарәсе Зәй районара бүлеге тарафыннан 55 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылды. Ул РФ Җинаять кодексының 131 нче маддәсе 5 нче бүлеге буенча җинаять кылуда шикләнелә. Тикшерү мәгълүматларыннан күренгәнчә, 22 сентябрьдә Сарман районында әлеге ир-ат бергә яшәүче хатын-кызның кече яшьтәге өч оныгы белән йортта үзе генә кала.

Шуннан файдаланып ул 4 яшьлек кызны көчли. Соңрак өйгә әбиләре кайтып керә, кыз баланың канга буялганын күреп ала һәм ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырта.

Ир-ат үз гаебен таныган. Якын арада аны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителәчәк. Шунысы да игътибарга лаек: 2012 елда ир-ат балигъ булмаган балага карата кылынган җенси гамәлләре өчен хөкем ителгән булган инде.

http://intertat.ru

 
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса