Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы ачыкланды

Барысы да авыруны контакт юл белән йоктырган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы ачыкланды. Барлык татарстанлылар да авыруны контакт юл белән йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ун кеше хастаханәгә урнаштырылды, 35се өйдә дәвалана», – дип ачыкладылар ведомствода.

Иң күп авыручылар 30дән 50 яшькә кадәрге кешеләр арасында ачыкланган (14 кеше). 50дән 60 яшькә – 10 кеше. 18дан 30 яшькә кадәр һәм 60тан 70кә кадәр төркемдә – җидешәр кеше.

Инфекциялеләрнең күбесе Казанда табылган. Биредә 28 кеше авыруны йоктырган. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Чаллы, Югары Ослан һәм Питрәч районнары алда бара дүрт, өч һәм ике очрак. Аксубай, Әлмәт, Апас, Буа, Кукмара, Нурлат, Саба һәм Тукай районнарында берәр авыру теркәлгән.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 8235 кеше авырды. Аларның 7096 меңнән артыгы савыккан, шул исәптән 15 узган тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса