27 октябрь 2020 яңалыклары
-
Чаллыда уку йорты янында 15 яшьлек үсмер вафат булган
Аның янында булган сыйныфташлары ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма табиблар малайның гомерен саклап кала алмаган.
-
Татарстанда ике автомобиль бәрелешә, ике йөртүче дә исерек була
Кичә кич Азнакайның Ленин урамында юл-транспорт һәлакәте була.
-
Бөгелмәдә «Абилимпикс-2020» чемпионаты старт алды
21 октябрдән 14 ноябрьгә кадәр Татарстанда инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2020» VI милли чемпионатының төбәк этабы уза.
-
Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча «кайнар линия»
2020 елның 28 октябрендә сәгать 10.00нан 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эшләячәк.
-
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе теркәү-имтихан бүлекчәләрендә гражданнарны кабул итүдәге үзгәрешләр турында хәбәр итә
Мондый үзгәрешләр Бөгелмәдә дә гамәлдә.
-
“Яңарыш” үзәгендә курку хисеннән арыну өчен “Әкият дөньясы” дип исемләнгән тренинг узды
Тренингның максаты – куркучанлыкны, шикләнүне бетерү.
-
Хәзерге вакытта “COVID-19” белән өч бөгелмәле авырый
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрдә эпидемиологик хәл турында фикер алыштылар.
-
Татарстанда барлык терлекләрне 2028 елга кадәр тәңгәлләштерергә планлаштыралар
Хайваннарны идентификацияләү буенча Федераль закон проектын әзерләү бара.
-
Бөгелмәдә район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеген капиталь ремонтлау тәмамлана
Балалар сәнгать мәктәбендә дә капиталь ремонт эшләре ахырына якынлаша.
-
Татарстанлылар Covid-19дан соң тернәкләнү уздылар
Аларның саны ике меңнән артык кеше тәшкил итте.
-
Татарстанда коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы ачыкланды
Барысы да авыруны контакт юл белән йоктырган.
-
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте илдә тулаем “битлек” режимын кертте
Россиядә коронавирус таралуга каршы көрәш чараларын көчәйттеләр.
-
Фәррахов: яңа локдаун икътисад һәм халык өчен һәлакәткә тиң булачак
Катгый чикләүләрне булдырмас өчен, табибларның тәкъдимнәрен төгәл үтәргә кирәклегенә басым ясап әйтте депутат.
-
Путин 7 яшькә кадәрге балаларның ата-анасына «больничный» түләүләрен арттырырга кушты
Бу акчаны иминият стажына карамастан түләү ниятләнә.
-
Тыл хезмәтчәне Прасковья Александровна Зеленепугина 90 яшь тулуны билгеләп үтә
Аңа РФ Президенты һәм ТР Президенты исеменнән котлау хатлары тапшырылды.