Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе теркәү-имтихан бүлекчәләрендә гражданнарны кабул итүдәге үзгәрешләр турында хәбәр итә

Мондый үзгәрешләр Бөгелмәдә дә гамәлдә.

ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә: хәзерге вакытта, техник сәбәпләр аркасында, Дәүләт автоинспекциясе линиясе буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша гаризалар һәм кирәкле документларны җибәрү кыен. Шуңа бәйле рәвештә, гражданнарны кабул итү «тере чират " тәртибендә башкарыла.

Техник җитешсезлекләрне бетерү буенча эшләр тәмамланганнан соң, гражданнарны дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша алдан язылу буенча кабул итү яңадан торгызылачак.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә кабул итү коронавирус инфекциясе таралуга каршы торуга юнәлтелгән барлык чараларны үтәү йөзеннән башкарылачак.

Теркәү-имтихан бүлекчәләренең эш режимнары һәм шартлары турында мәгълүмат Россия Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнары рәсми сайтларында урнаштырылган. Кабул итү чиратта булган һәм мөрәҗәгать итүче соңгы гражданинны уздырганчы дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса