Татар халкының күренекле композиторы, татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшевнең тууына 120 ел тула
Шул уңайдан Халыклар дуслыгы китапханәсендә халкыбызның сөекле шәхесе, милләт горурлыгы булып торган шәхесебезгә, аның иҗатына багышланган кичә үтте.
Уйнап җибәр, дустым, Сәйдәш маршын,
Күтәрелеп китсен күңелләр.
Ни өчендер, белмим, башка көйләр
Шушы кадәр дәртле түгелләр. (Гәрәй Рәхим)
Тиздән татар халкының күренекле композиторы, татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшевнең тууына 120 ел тула. Шул уңайдан Халыклар дуслыгы китапханәсендә халкыбызның сөекле шәхесе, милләт горурлыгы булып торган шәхесебезгә, аның иҗатына багышланган кичә үтте.
Сәйдәш моңнары… Алар синең йөрәгеңә үтеп керә дә иң нечкә хисләреңне уята. Бөтен барлыгыңны биләп ала, дәртләндерә, ашкындыра, уйландыра.
Язучы Гадел Кутуй татарның сөекле музыканты турында мондый сүзләр язган булган: “Габдулла Тукай татар поэзиясенең атасы булса, Салих Сәйдәшев татар музыкасының атасы”..
Бөек композитор туачагы алдан ук билгеле була. Композиторның әнисе Мәхубҗамал авырлы вакытта күргән төшен сөйләп калдырган: “Бервакытны, Салих туар алдыннан төш күрдем. Тәрәзә алдында сирин куагы үсә иде, шуңа сандугач очып килеп кунды да матур итеп сайрый башлады. Аның искиткеч матур сайравын тыңлыйм, ә үзем уйлыйм, кыш көне кайдан килеп чыкты икән бу сандугач? Якынрак килеп карыйм әле дигән идем, кошым курыкты да очып китте. Шушы вакытта карынымдагы балам аягы белән эчтән төртте, гүя әйтергә теләде: “Тиздән мин туармын да, син үзеңнең сандугачыңны күрерсең” – дип. Уянып киттем дә... Ә ананры күп тә үтмәде, зәңгәр күзле улымны таптым”.
Әле бала вакытында ук Салих күңелендә музыкага зур мәхәббәт уяна, ишеткән көйләрен тиз хәтердә калдыра. Кечкенә Салихның музыка белән кызыксынуын туганнары сизәләр һәм әнисе аңа гармонь сатып ала. Танылган халык музыканты Заһидулла Яруллин кечкенә Салихның искиткеч талантлы булуын, музыка белән бик тә кызыксынуын күрә. Тәҗрибәле музыкант малайның музыкага булган бу көчле мәхәббәтен, омтылышын үстерер өчен Салихның беренче җитәкчесе, укытучысы булуны үз өстенә ала. Шулай итеп, музыка белән балаларча гына кызыксына башлаган Салих музыка сәнгатенә бөтен күңеле белән бирелеп китә.
Салих Сәйдәшев үзенең 35 ел гомерен татар музыкасын үстерүгә багышлаган, халык күңелендә тирән урын алган мәшһүр шәхесләребезнең берсе. Ул татар сәнгате тарихында беренче мәртәбә яңа жанр – музыкаль драма жанрын башлап җибәрә. Атаклы татар драматурглары Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Таҗи Гыйззәт, Гадел Кутуй, Һади Такташ белән дуслыкта 60 тан артык музыкаль сәхнә әсәре иҗат итә.
Салих Сәйдәшевнең эмоциональ образлы, бай эчтәлекле, йөрәк кылларын тибрәтүчән җырларын халык яратып кабул итә һәм аны үзенең композиторы – халык композиторы дип таный.
Миләүшә Минһаҗетдинова, Халыклар дуслыгы китапханәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа