Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Табигать һәм җәмгыять турында

29 сентябрьдә Татарстан Республикасында "Лукойл" җәмгыяте оештырган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә йомгак ясалды.

"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге белгеч-ләренең бу бәйгедә беренче генә катнашуы түгел.
Быел алар "Земля в твоих ладошках" ("Җир синең учларыңда") дип исемләнгән экология проектында җиңү яу-ладылар.
Проектның максаты - мөмкинлекләре чикле балаларда әйләнә-тирәне төзекләндерү күнекмәләре булдыру. Проект күптөрле чаралар спектрын үз эченә ала: экологик хезмәт десанты, территорияне яшелләндерү һәм төзекләндерү, өмәләр оештыру, шәһәр урамнарын җыештыруда катнашу, табигатьне саклау юнәлешендә реклама һәм пропаганда эшләре алып бару һ.б. Проектны гамәлгә ашыру барышында физик мөмкинлекләре чикле балалар төрле экологик бәйгеләрдә, акцияләрдә катнашалар. Бу, әлбәттә, аларның җәмгыятькә яраклашуына бик уңай йогынты ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса