Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шатлык һәм хөрмәт бәйрәме

ТР урман хуҗалыгы министры Наил Гамбәр улы Мәһдиев якташларыбызны Сабан туе белән чын күңелдән тәбрик итә.

"Сабан туе, һәркемгә кабатланмас гүзәл мизгелләр бүләк итәр өчен, киң мәйданга дусларын җыя. Якты кояш нурлары астында кешеләрнең шат елмаюы ел әйләнәсенә җыелган борчуларны, кыенлыкларны оныттыра. Шәһәребез гимны астында казанышлар барлана, яңа уңышларга өмет баглана. Ә ул уңышлар, кадерле якташларым, барыбызның да уртак тырышлыгы белән яулана иде. Яшәү рәхәт, эшләү җиңелрәк булсын өчен бергәләп тормышка ашырган программаларны искә алу да җитә, - диелә котлауда. - Ә Бөгелмәдә гомер-гомергә эшли дә, ял итә дә беләләр! Әйе, чын җиңүләргә ачык йөзле, киң күңелле юмарт кешеләр генә ирешә ала.

Кадерле бөгелмәләр! Яңа уңыш бәйрәме белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез. Ныклы сәламәтлек, шәхси бәхет, гаилә иминлеге, һәр башлангычыгызда уңышлар телим! Балалар һәм оныклар традицияләрне лаеклы дәвам иттерсен, уртак уңышларны арттыра барсын иде!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса