Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сессия узды

2015 елның 16 июлендә Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: Бөгелмә шәһәр Советының 2014 ел, 22 октябрьдә булып узган XLI сессиясендә кабул ителгән "Җир салымы турында"гы һәм 2014 елның 17 ноябрендә булып узган XLII сессиясендә кабул ителгән "Физик затлар милегенә салым...

2015 елның 16 июлендә Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: Бөгелмә шәһәр Советының 2014 ел, 22 октябрьдә булып узган XLI сессиясендә кабул ителгән "Җир салымы турында"гы һәм 2014 елның 17 ноябрендә булып узган XLII сессиясендә кабул ителгән "Физик затлар милегенә салым турында"гы карарларга, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы һәм "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Уставларына үзгәрешләр кертү; Т.П. Тюринага "Бөгелмә муниципаль районының Мактаулы гражданы" дигән мактаулы исем бирү; Бөгелмә районында конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычлары турында.

Сессия көн тәртибенә куелган сорауларның һәрберсен тикшереп, тиешле карарлар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса