16 июль 2015 яңалыклары
-
Ни өчен урамда көндез ут яна?
Шәһәр мэры Линар Закировның кабул итү бүлмәсенә, "Горсвет" ҖЧҖ диспетчерлык хезмәтенә мәрәҗәгать итүләр, социаль челтәр аркылы шикаятьләр килүе сәбәпле, бөгелмәләргә ни өчен көндез урамнарда ут янып торуы хакындагы аңлатманы "Горсвет" ҖЧҖ директоры Р.Р.Манасыпов бирә. "Лампаларны алыштыру һәм светильникларны ревизияләү барышында урамда утның янган булуы кирәк. Караңгы вакытта әлеге эшләрне башкару...
-
Сессия узды
2015 елның 16 июлендә Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: Бөгелмә шәһәр Советының 2014 ел, 22 октябрьдә булып узган XLI сессиясендә кабул ителгән "Җир салымы турында"гы һәм 2014 елның 17 ноябрендә булып узган XLII сессиясендә кабул ителгән "Физик затлар милегенә салым...
-
Бөгелмәнең һәлак булган чик сакчыларын искә алдылар
Кичә Бөгелмә районы чик буе гаскәре ветераннары советы, "Боевое братство" мемориалы янына җыелып, һәлак булган якташларын искә алды. Биредә трагик хәлләрне искә алдылар, бер минут тынлык игълан иттеләр һәм чәчәкләр салдылар.
-
Бөгелмәләр тыныч яшәсен дип
10 июль көнне Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә муниципаль районы бүлеге хезмәткәрләре агымдагы елның беренче яртысында алып барган эшчәнлекләренә йомгак ясадылар. Киңәшмә эшендә Бөгелмә районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров та катнашты.
-
Дворян нәселеннән – юлчы
Магдалена Золотухина мине өендә хезмәттәшләре әйләнәсендә каршы алды. 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә иде. Олы яшьтә булса да, көр тавышлы, гел елмаеп торучы әби килеп керү белән үзенә җәлеп итте. Кулымнан тотып: "Сез дә истә тотасыз икән!" - дип рәхмәтләрен укыды. Начар ишетсә дә, әби телгә оста әле....
-
Игътибар: бәйге! Бөгелмәләргә – гөлбакча
Республика көне, Шәһәр көне якынлашу уңаеннан, башкарма комитеттүбәндәге номинацияләр буенча "Шәһәр-гөлбакча" бәйгесе уздыру турында игълан итә: - "Бюджет оешмалары арасында иң матур чәчәк түтәле", - "Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләре арасында иң матур чәчәк түтәле" - "Күпквартирлы йортлар арасында иң матур чәчәк түтәле" - "Шәхси йортлар арасында иң...
-
Ураза гаете мөбарәк булсын!
Мөхтәрәм Бөгелмә мөселманнары! Сезне изге Рамазан аеның төгәлләнүе - Ураза бәйрәме белән ихлас котлыйм! Быел Рамазан ае бик эссе һәм елның иң озын көннәренә туры килүгә карамастан, мөселманнар Аллаһ сынавын тирән ышаныч, якты өмет һәм ныклы иман белән уздылар. Ураза ае безгә сабыр, түземле, миһербанлы булырга, якыннарыбыз турында кайгыртырга кирәклекне...