Самарада яшәп, канунсыз наркотик әйләнешләрендә катышы булу сәбәпле колониягә эләккән 27 яшьлек тоткынның кырын гамәлләре аркасында Әлмәтнең 12 кешесе зыян күргән.
Әлеге адәм уйлап тормый гына теләсә нинди стационар телефон номерын җыеп, "Әни, мин машина белән кеше бәрдердем", - дип хәбәр җиткергән, мәсьәләне хәл итү өчен акча күчерүне сораган. Аның кармагына эләккән 60 яшьлек бер хатын-кыз хәтта 480 мең сум акча күчергән. Ачыкланган фактлар буенча килгән зыян миллион сумнан артып китә.
РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе 3 нче бүлеге буенча эш кузгатылган.